Ана кеше сабый бала белән Мәскәү шәһәре Люберцы шәһәрендәге күп этажлы тәрәзәдән бүген, 14 гыйнварда егылып төшкән. Бу хакта Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча төп тикшерү идарәсе хәбәр итте.
Беренчел мәгълүматлар буенча, 25 яшьлек җирле хатын-кыз 2 айлык улы белән 14 нче каттагы фатир тәрәзәсеннән егылган. Аларның гәүдәләрен асфальтта тапканнар.
Тикшерүчеләр ике җинаять эше кузгаткан — үтерү һәм кул салуга җиткерү матдәләре буенча.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/01/102141/