Татарстаннан Венера Сәлахетдинова танылган кондитер Ренат Әгъзәмовны шаккатырган [видео]

-- Лейла

Кукмара шәһәреннән аш-су остасы Венера Сәлахетдинова “Пятница” каналында бара торган “Народный кондитер” телетапшыруында катнашкан. Алып баручы, Россиянең мәртәбәле кондитеры Ренат Әгъзәмов аны һәм пешереп килгән үзенчәлекле тортны бер күрүдә үк ошаткан.

– Мин Кукмарадан, 48 яшь. Һөнәрем буенча финансист, күп еллар банкта эшләдем. Кечкенә кызымны тапкач, аның 1 яшенә тортка заказ бирдем. Шуннан соң: “Мин дә бит шулай эшли алам” дигән уй барлыкка килде. Хәзер 7 еллап кондитерлык белән шөгыльләнәм, – ди Венера ханым.

Ренат Әгъзәмов торт өстендәге сынга — һинд киемле кызга игътибар итә.

– Минем һәрвакыт укуда, күп кенә мастер-класслар үтәм. Скульптор һөнәрен дә үзләштердем, – дип гаҗәпләндерә алып баручыны пешекче ханым.

Венера Сәлахетдинова “Народный кондитер” тапшыруының финалына чыга.

Бәйле