Коточкыч юл һәләкәтендә танылган 4 биюченең гомере өзелгән

10 гыйнварда Карелиянең Кондопожск районында «Кола» трассасында җиңел автомобиль һәм йөк машинасы катнашында куркыныч юл-транспорт һәлакәте булган.

«Шкода Октавиа» маркалы машина каршы як плосага чыгып, «Камаз» белән бәрелешкән. Җиңел машинада булганнарның барысы да – 26 яшьлек хатын-кыз, 25, 32, 35 яшьлек ир-атлар үлгән.

Соңрак һәлакәт корбаннары турында мәгълүмат пәйда булды –  алар танылган биючеләр Виктория Лещева, Василий Соловьев, Данил Корсаков һәм Артем Калгановлар булган. Биючеләр барысы да джаз жанрында чыгыш ясаган, Өч артист Санкт-Петербург клубында, берсе Мәскәү бию мәктәбендә укыткан.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/01/102283/

Бәйле