Динә Закирова гаиләсендә шатлыклы яңалык бар

-- Лейла

ТНВ каналында чыгучы «Җырлыйк әле» тапшыруында скрипкачы Динә һәм ире, театр актеры Илнур Закировларның гаиләсендә күңелле яңалык бар. Алар яңа фатирга күченгәннәр.

«Яңа елны яңа фатирыбызда каршы алдык! Ниһаять, күптәнге хыялыбыз тормышка ашты. Фатирыбыз, без теләгәнчә, якты, уңайлы планировкалы, театрдан ерак түгел җирдә урнашкан. Кыскасы, Аллаһка рәхмәт әйтеп, күңелле мәшәкатьләр стадиясендә яшибез», — дип Динә сүзләрен «Шәһри Казан» газетасы җиткерә.

ТНВ

Бәйле