Ятим кызга калдык-постык кына ашатканнар иде…

17 яшьлек кызны бу хәлгә апасы җиткергән.

Узган елда Стәрлетамактан 17 яшьлек кыз белән булган коточкыч вакыйга турында язган идек.

Кыз бик иртә әти-әнисен югалткан, һәм бердәнбер якын кешесе булып аның апасы калган, ул үсмер өстеннән опекунлык рәсмиләштергән. Тик үсмернең тормышы шул вакыттан бирле чын тәмугка әверелгән. Маринага (исеме үзгәртелде) калдык-постык ашатканнар, шуның аркасында кыз нык ябыккан һәм караваттан тормаган да диярлек. 25 яшьлек апасы Маринаны еш кына кыйнаган, аны түбәнсеткән, ә бервакыт аның белән фатирда булган олы ир алдында күлмәген ертып төшергән.

Юрист Дмитрий Черкасов сөйләгәнчә, аңа Марина ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, даими стресс һәм мыскыллау аркасында кыз депрессиягә һәм апатиягә зарлана башлаган, ә психолог анорексиянең башлангыч стадиясен диагностикалаган.

Шуннан бирле бер ел үтте инде. Юрист Дмитрий Черкасов Марина тормышында җитди үзгәрешләр булуы турында сөйләде. Киңкүләм мәгълүмат чаралары «чаң» сукканнан соң бу хәл белән полиция дә кызыксынган. Дөрес, «җинаять составы булмау» аркасында җинаять эше кузгатылмаган. Ләкин иң мөһиме — кызга дәүләттән ятим буларак тиешле аерым фатир алуга ирешелде. Дөрес, өр-яңа һәм иркен фатир җылылык белән бәйле проблемалар аркасында бик салкын булып чыккан, шуңа күрә хәзер йорт төзүче белән бу мәсьәләне хәл итү өчен яңадан суд тикшерүләре бара.

Ләкин иң мөһиме — барлык мыскыл итүләргә нокта куелды. Марина апасыннан күчеп киткән һәм хәзер аның белән аралашмый. Кызның үз гаиләсе бар, ул үзе хәзер әни булырга әзерләнә. Аның төп теләге — үз баласын кайчандыр үзе мәхрүм ителгән мәхәббәт һәм хәстәрлек белән чолгап алу.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-01-17/yatim-kyzga-kaldyk-postyk-kyna-ashatkannar-ide-3108577

Бәйле