Зөмәрия Сәлимова: «45 яшьтә туй күлмәкләре киеп…»

Тәкъдир дигәнгә ышанмый кара син! Яңа Чишмә районының Зирекле авылында яшәүче Зөмәрия Сәлимованың язмыш йомгакларын сүткәндә, бу фикер башка ничәмә ничә тапкыр килде икән! Бормалы-сырмалы, сынаулы көннәрдән соң очраклы гына рәвештә чын бәхетен тапкан гап-гади татар хатыны турында язмабыз. 

Озак еллар Түбән Кама шәһәрендә яшәгән Зөмәрия ханым алты ел элек авылга кайтып төпләнә.

– Тормышымны үзгәртергә ниятем бар иде барлыкка, тик сукмаклар бөтенләй башка якка таба борылды. Түбән Камадан күченеп, башкалага якынлашмакчы идем мин. Төгәлрәге, Биектаудан фатир алып, ремонт ясый башлаган идем хәтта. Тик язмышның планнары башка булып чыкты, – дип бәян итә башлады ул гомер юлын. – Ирем Рифкать белән элеккеге хезмәттәшем таныштырды. Шулай итеп, берничә көн эчендә тормышым үзгәрде дә куйды. 45 яшьтә туйлар ясап, туй күлмәкләре киеп, моңа кадәр атамасын да ишетмәгән авылга килен булып төштем. Рифкать белән никах укытып, рәсми төстә язылыштык. Шунда ук аның фамилиясен дә алдым.

Бәлки, кайберәүләр, моның нәрсәсе бар инде, дияр. Тик бер-берсен табышканчы, кавышканчы Рифкать абыйның да, Зөмәрия апаның да гаилә тарихлары сикәлтәле, бормалы, каршылыклы булган.

– Татар хатыннарына хас булганча, ир белән тормыш авыр булса да, беренче иремнән аерылып китәргә батырчылык итмәдем. Парлы тормышта 22 ел узса да, бәхетле көннәремне хәтерләмим. Балаларымның әтисе – әфган сугышын кичергән кеше. Шуның белән күп нәрсә аңлашыла торгандыр, – диде Зөмәрия апа, артык тирәнгә китмичә генә. – Элеккеге ирем эшләргә яратмады, үзем өчәр эштә эшләдем, барысына да түздем, күрмәгән авырлык калмагандыр. Балалар үсеп җиткәч кенә юлларыбыз аерылды. Алар исә барысын да аңларлык яшьтә. «Әни, ник түзеп яшәдең? Ник баштан ук аерылышмадың?» – диләр.

Язмышның ачы камчысы ир сыртына да шактый гына төшкән булып чыкты.

– Рифкать белән кавышасы елны икебезнең дә тормышлар кисәк һәм бик нык үзгәргән булып чыкты. Ул елны без икебез дә бер ел эчендә утта да янганбыз, суга да кергәнбез. Соңыннан ирем: «Язмыш безгә шулкадәр сынаулар биреп, бер-беребезгә якынайткандыр, күрәсең», – диде. Ул дин юлына басты. Без Рифкать белән 6 ел бергә яшибез. Шул еллар эчендә яратып кабатлый торган бер җөмләсе бар: «Син – минем Аллаһы Тәгаләдән сорап алган фәрештәм». Чөнки беренче никахында ул да күпне күргән… Ә мине ул бик яхшы күңеле белән үзенә каратты. Җылы, матур сүзләрен кызганмый, бик ярдәмчел һәм мине бик нык хөрмәт итә. Ике як туганнарыбыз белән дә аралашып, кунакларга йөрешеп яшибез. Мин аңа бик рәхмәтле, – ди бүген матур итеп яшәүче Зөмәрия апа.

Ул чагында ирне генә түгел, әтиләре белән бергә яшәп калган ике баланы да бәрәкәтле тормышка кайтарырга туры килә Зөмәрия апага.

– Әни җылысын улым, кызым белән бергә иремнең малае белән кызына да бүлеп бирдем, – ди ул. – Шулай итеп, икебезгә бергә дүрт балабыз бар. Башта балалар мине ничек кабул итәрләр икән, дигән курку булды, әлбәттә. Алар да җылыга, назга, игътибарга сусаган. Ләкин алар белән уртак тел таба алдым. Мин килгәндә, нәрсәнең нәрсә икәнен аңлый торган яшүсмерләр иде бит инде. «Әни» дип әйтмәсләр дә, «апа» дип үлеп торалар. Әниләре күрше авылда яши. Аралашып, күрешкәләп торалар.

Инде ул килгәндә 5 нче сыйныфта укыган кызлары да үсеп буй җиткергән. Бүген ул педагогика институтының икенче курсында белем ала.

– Тәртипле, акыллы кыз тәрбияләдек дип куанып торабыз. Улыбыз мәктәптә 11 нче класста укый. Әтисе кебек яхшы күңелле бала. Минекеләр зурлар инде – 25 һәм 27 яшь, гаиләләре бар. Балаларыбыз абыйлы-сеңелле шикелле якын итешеп яшиләр. Бер-берсенә «апа», «абый» дип эндәшәләр. Әле менә күптән түгел генә кызыбызның никахы булды. Барыбызның да бер гаилә булуы шундый чакта аеруча нык күренә.

Моңа кадәр шәһәрдә яшәп, үз тормышын үзе җигелеп тарткан хатын авылда да югалып калмый. Йорт-җирләрен яхшырталар, абзарны мал-туар, кош-корт белән тутыралар.

– Авылда туган булсам да, соңгы 30 ел гомерем шәһәрдә узган иде. 22 ел тәрбияче булып эшләгән кеше бит мин. Тавык та асрап караганым юк иде. Рифкать белән танышканчы, бу районның барлыгын да белми идем. Зиреклегә кайтканда аның терлеге юк иде. Читкә йөреп эшләгәч, бозауларын бетерергә мәҗбүр булган. Монда килүгә, кош-кортлар, мал-туар алып җибәрдем. Үрдәк, бройлерларны инкубаторда үзем чыгарам. Йорт-җирне дә карарга, матурларга, тәртипкә китерергә туры килде. «Шәһәрдән авылга кайтып, дөнья көтеп ятуыңа үкенмисеңме?» – дип, еш сорыйлар. Үкенсәм, абзар тутырып мал-туар асрар идеммени? Тугыз баш терлегебез бар, дүрт сыер гына савам бит. Өч бакчабызга яшелчәләр утыртабыз, теплицаларыбыз бар. Әле тагын авылда бер йорт алып җибәрдем. Мин бервакытта да эштән курыкмадым. Авылны, аның кешеләрен иремә караганда да күбрәк беләм. Ирем – нефтьче, командировкаларга еш йөри. Ул булмаганда төп ярдәмчем – 11 нче сыйныфтагы улыбыз.

Тавык та чүпләп бетермәс йорт мәшәкатьләрен хәл итү белән бергә, дәүләт эшенә дә барасы бар бит әле. Монда да сыната торганнардан түгел Зөмәрия Сәлимова.

– Авылга балалар бакчасында эшләрмен дип кайткан идем. Тик район башлыгы бик тә нык клубка керүемне теләде. Шулай итеп, монда мөдир булып эшли башлавымны сизми дә калдым. Уң кулым Аяз белән күңелле эшлибез. Аена егермеләп чара уздырабыз, – диде ул.

Тик шулай да хатын-кыз өчен иң мөһиме – йорттагы иминлек. Бу яктан бүгенгесенә шөкер итеп туймаслык Зөмәрия апаның.

– Мин, ниһаять, бүген үземне бәхетле дип әйтә алам, – ди ул. – Безнең Рифкать белән хәтта уйларыбыз да уртак. Мин авыз ачканчы, ул минем фикерне әйтеп тә куя. Әйтик, икебез дә урман, табигать яратабыз. Кайвакыт мин эштән арып кайтып керәм, ул, күземә карап: «Әйдә, җыен, киттек», – ди дә, урманга алып чыгып китә. Һәм чыннан да, аннан мин башка кеше булып кайтам. Күз карашыңнан да аңлый торган якын кешең белән гомер итү – зур бәхет.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/01/102309/

Бәйле