«КАМАЗ» хезмәткәре завод җитәкчелегенең ваемсызлыгы аркасында гомерлек инвалид булып калган [видео]

-- Лейла

2021 елның җәендә Андрей Иванов эш урынына – цехка чыга. Шул вакытта оешмада конденсатор шартлый һәм Чаллы кешесе өстенә кайнар май агып төшә. Бер ел дәвамында ир-ат дәвалану үтә: 11 операция, тире күчерү, реабилитация чоры уза. Токсиннар белән агулану сәбәпле, бу кеше беркайчан да әти булу бәхетен дә татымаячак.

«КАМАЗ» оешмасы да ир-атка акча түләми – эшче аларны суд аша гына кайтара ала.

Бәйле