Уфф.. Коточкыч бит!..

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов балалары белән чит илдә ял итеп кайттылар.

Социаль челтәрләрдә булган урыннары белән безне дә таныштырып тордылар. Шуларның берсе – Таиланд башкаласы Бангкок шәһәре. Монда диңгез өслегеннән йөзләрчә метр биеклеккә менгәннәр.


«Бүген мондый хәл булды бит әле монда… 76нчы кат… Уф, шушында бер тапкыр йөрсәң, башка бер нәрсәдән дә курыкмыйсың, диләр.

Дөресен әйткәндә, би-и-ик куркыныч булды! Бернинди «страховка»сыз бит…», – дип язган җырчы үзе.

Дуслары җырчыларның батырлыгына шаккаткан, һәрвакыт булганча, тиргәүчеләр дә табылган. Аларсыз буламыни инде!..

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2023-01-19/uff-kotochkych-bit-3110798

Бәйле