«Әни һаман берни дә белми…»

«90нчы еллар иде бу… Әнигә шәһәрдә яшәүче бер ир гашыйк булды. Хәерчелектән котылуның бердәнбер чарасы иде бу… «

Әнием белән шәһәргә күченеп килгәндә миңа 4 яшь иде. Ул вакытта әнидә бер генә теләк — ничек тә шәһәргә күчәргә. 90нчы еллар иде бу, авылларның таркалган чагы, эшсезлек. Шул вакытта әни шәһәрдән бер ир белән танышты. Бу ир әнигә гашыйк иде, ә әнигә мине аяка бастырырга, үзенә эш табарга кирәк иде. «Кияү», чыннан да, күз төшәрлек иде шул. Инженер булып яши, шәһәрдә 3 бүлмәле фатиры бар…

Кыскасы, кинодагы кебек, без шәһәрдә яши башладык. Үги әтием, чыннан да, миңа үз кызына караган кебек карады. Әни өйдә булмаса, минем белән урамда йөрергә чыга, ашата, юындыра. Ә әни, моны күреп, тагын да ныграк «гаилә оя»сын үрергә тырышты.

Озак та үтми әти эшсез калды. Әни бу вакытта бер кафеда официант булып эшли иде. Инженер белән официантның эш хакы бер-берсенә якын да килми. Шуңа да әни төнге сменаларга да кала иде. Ә әти сакчы булып урнашты. Әни эштән еш кына шәраб-сыра алып кайта иде. Ә әти кичләрен шулай ял итәргә өйрәнде.

Мин чибәр кыз түгел. Мәктәптә дә «3» билгеләренә генә укыдым. Малайлар да мине игътибарга алмый иде. Шулай бераздан әни бер шәхси эшкуарга эшкә керде. Анда берничә тәүлек эшләп, ял ала иде. Мин бу вакытта техникумда укый идем инде. Бер көнне кыска шакмаклы итәктә дискотекадан кайтып кердем. Әти исерек, әни өйдә юк иде. Әти мине эләктереп алды да үзләренең йокы бүлмәсенә сөйри башлады. Мин аннан ычкына алдым. Йөгереп барып, үземнең бүлмәгә кереп бикләндем. Әти ары-бире йөрде дә тынды. Шулай берничә сәгать бүлмәдә утырганнан соң, чыгарга булдым. Өйдә тынлык иде. Ишекне ачып чыгу белән әти мине эләктереп тә алды. Бу вакытта ул бераз айныган да иде кебек. Бу юлы аннан ычкына алмадым. Ул мине бүлмәләренә алып кереп китте…

Әни кайтырга тагын бер тәүлек бар иде әле. «Ни булганын әниеңә әйтсәң, бөтен гаепне сиңа салачакмын. Әллә минем алда кыска итәк белән йөргәнеңне күрми дисеңме?» — диде ул.

Әнигә нәрсә булганын сөйләмәдем. Әни болай да еш кына йөрәк чәнчүенә зарлана иде. Булганы булган инде, әни белеп тә, вакытны кире бора алмаячак бит.

Бу хәлләр еш кабатланды, дип әйтә алмыйм. Әни өйдә булмаган чакта дус кызларыма кунарга китә идем. Әмма һәрвакыт кешедә кунып йөреп булмый бит. 2-3 айга бер тапкыр бу хәлләр кабатланды. Ничек авырга узмаганмын? Моны һаман да аңлый алмыйм… Мин әтине күралмаслык хәлгә җиттем. Аннан килгән искә үк күңелем болгана иде. Әни әллә берни дә сизми, әллә белмәмешкә салышып яшәвен дәвам итте.

Бу хәлләрне ничек кичерүемне үзем генә беләм. Гомерем ялганга уралган кебек булды. Бер егет белән очрашып йөри башлагач, әллә ниләр уйлап чыгардым. Имеш, элек үлеп бер егетне яратканмын, ә ул мине алдап киткән…

Читтән торып институтка укырга кергәч, эшли һәм үзем түләп фатирда яши башладым. Әни минем үзаллы яши башлавыма сөенде генә. Ул үзе дә бик яшьли шулай яши башлаган. Әни белән сирәк очраша идек. Шулай да аларга кунакка барсам, берни булмагандай бер табын артына җыелып, бергә сөйләшеп утыра идек.

Шулай 8 ел үткәч, әни әтидән аерылды. Ул тәмам эчүгә сабышкан иде. Әнине әти үз фатирына яздырса да, аерылганнан соң әни аннан чыгып китеп, фатирга түләп яши башлады. Бөтенләй ташламады ул аны. Сирәк-мирәк булса да барып, әтигә ашарга әзерләп, өйләрен тәртипкә китереп кайта иде. Әти авыргач, мин дә аның янына әни кушуы буенча бардым. Дарулар илтергә кирәк иде. Әти мине танымый иде инде.

Әти үлде. Фатирын әни белән миңа калдырды. Әни хәзер шушы фатирда берүзе яши. Ә мин кияүгә чыктым, улым бар. Әни һаман да нәрсәләр булуы турында белми. Моны сөйләргә кирәк дип тә уйламыйм. Ә уйлап карасаң, ул кызын мәсхәрәләгән кеше белән ничә ел яшәде…

Ярый әле малай тудырдым, дип куанам бүген. Кыз баланың язмышы башкаларга шулкадәр бәйле! Әйтәсем килгән сүзем шул: әти-әниләр, балаларыгызга игътибарлы булыгыз. Замана ничек кенә авыр булса да, акча баланың киләчәген алмаштыра алмый.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-01-19/ni-aman-berni-d-belmi-3110913

Бәйле