Белгечләр, ОРВИ һәм грипп белән авыручылар кимесә дә, иркенәймәскә куша

-- Лейла

Өстә – кышкы куртка, кочакта – кап-кайнар батарея. Әмма бу гына җылытмый. Гриппның төп билгесе дә шул – эчкә җылы кермәү икән. Хезмәттәшебез Динә Гыйлаҗиева бу көннәрдә вирус белән көрәшеп, шундый фикергә килгән. «Болай ук авырган юк иде әле», – ди ул хәзер.

Тамак, борын, баш…

– Атна башында нинди кыяфәттә булуымны күрдең инде. Кәбестә сыман киенеп, батарея кочаклап утырудан башланды бу хәл. Тик болай эшләү аз гына да җылытмады. Эчкә җылы кермәү  гриппның төп билгесе икән. Иртүк хәлсезлек сизгән идем. Әмма аны түбән кан басымына сылтадым. Эштә исә калтыратырга тотынды. Бу бит әле 40 градуслы салкын көннәрнең берсе дә иде. Язма әзерләгән арада да батарея белән кочаклашып алам шулай. Төш вакытына температура күтәрелә башлады. Өйгә кайткач, тамак авыртырга тотынды. Төкерек тә йотып булмаслык дәрәҗәдә! Табиб чакырттык, дарулар язды. Әмма ул авыртуны бернинди май, спрей, чайкау, халык медицинасы да басарлык түгел иде. Әйтерсең лә тамакта ниндидер зур шеш урын алган. Температура да бик авырдан төште. Көннәр буе йокладым гына диярлек. Ашау-эчү турында әйтмим дә инде, шуңа күрә, йокламыйча, тагын нишлисең? Авыз кибә, суны көч-хәл белән йотасың… Калтырану өч көн дәвам итте әле. Башкалар бер кат киемнән йөргәндә, мин юрган астында, әллә ничә кат киемнән дә туңып яттым. Икенче көнгә колак та сызлый башламасынмы?! Тамак белән бергәләшеп тотынды болар! Температура да өч көн төшмәде. Тамак авыртуы дүртенче көнгә генә бирешә башлады. Аннары инде колак сызлавы да чигенде. Кичә беренче тапкыр чәй эчтем! Төкерек йота алу да зур бәхет икән бит! – дип сөйләде хезмәттәшебез.

«Татар радиосы» ди-джее Илүзә Касыймова, чирне аяк өстендә уздырып җибәрдем, ди. Ә менә авылда яшәүче әти-әнисе, сеңлесе, энесе һәм башка туганнарына чир ныклап ябышкан булган.

– Бик сәер булды ул. Декабрь азагында тамак һәм баш авыртты. Температура күтәрелмәде. Аякта йөреп уздырдым мин аны. Өйдәгеләр шәпләп авырды. Хәлләре мөшкел булды. Кайберәүләренең чирләре 1–2 атнага кадәр сузылды. Белмим, безнең әллә һөнәребезгә бәйле рәвештә иммунитетыбыз бармы, 2–3 көндә хәл керде миңа. Сырганаклы, мәтрүшкәле, лимонлы, баллы чәйләр дә булышмый калмагандыр. Әлбәттә, дарулар да эчтем, – дип сөйләде ул.

Сер түгел, Динә һәм Илүзә кичергәннәрне бу арада күпләр күрде. Вирус чигенергә уйлыймы икән соң? Әллә инде тагын да куркынычрак булып, кеше сәламәтлегенә күбрәк зыян салырга җыенамы? Белгечләр белән кабат вазгыятькә күз салдык.

Онытырлык түгел

Россиядә грипп белән авыру дәрәҗәсе үссә дә, әллә ни зур булмаячак. Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова илдәге вазгыятькә шундый бәя бирде.

Россиянең баш санитар табибы әйтүенчә, авыручыларның 2022 ел азагында күзәтелгән кимүенә әллә ни әһәмият биреп булмый. Ник дигәндә, кайбер сырхаулар медицина ярдәменә мөрәҗәгать итмәгән, өйдә генә дәваланган, димәк, бу очраклар теркәлмәгән. Яңа ел ялларында да шулай ук булган.

– Соңгы көннәрдә чирләүчеләрнең артуын күзәтсәк тә, ул әллә ни куркыныч түгел. Бу, нигездә, өйдә генә калып, хәзер инде медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчеләр, – дип аңлатты Анна Попова.

Белгеч аңлатканча, 2009 елгы H1N1 гриппына алмашка B вирусы килгән. Анна Попова сүзләренчә, вирус организм өчен үзе белән бронхит һәм үпкә ялкынсынуы кебек «күчтәнәч»ләр дә алып килә. «Грипп – тын юллары вирусы. Шуңа күрә аннан коронавирустан сакланган чараларны кулланып сакланырга мөмкин», – дип искәртте белгеч.

Сан теле белән әйткәндә, Россиядә ОРВИ һәм грипп белән чирләү очраклары 52 процентка кимегән. Гомумән, чирләр өлешендә грипп өстенлек итә. Респиратор инфекцияләргә аның 83 проценты туры килә. Шуңа күрә Роспотребнадзор төбәкләргә вазгыятьне күз уңыннан югалтмаска һәм санитар-эпидемиологик чараларны дәвам иттерергә куша.

Татарстандагы хәлләргә килгәндә, республикада яңа елның беренче атнасында грипп һәм ОРВИ белән чирләүчеләр саны 12672гә җиткән. Узган атналар белән чагыштырганда, бу – 20,9 процентка кимрәк сан.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, чирләр арасында грипп өстенлек итә. Гыйнвар азагы – февраль башында авыру очраклары тагын да артыр дигән фараз да бар. Хәер, монысын инде элегрәк узган эпидемиологик чорлар белән чагыштырып та әйтергә мөмкин.

Онытыла башлаган коронавирус та үзе турында кабат искә төшерде. «Кентавр» дигән штаммы турында кисәтә белгечләр. Анысын да, куркыныч, диләр. Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтының прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәге директоры Альберт Ризванов бу җәһәттән аңлатма бирде.

– «Кракен» – «омикрон»ның чираттагы бер төре, ул аның ике штаммы кушылуыннан барлыкка килгән. Ул коронавирус инфекциясенең иң йогышлы төре булып санала. Баштарак коронавирусны йогышлылыгы буенча грипп һәм кызамык белән чагыштырган булсалар, хәзер инфекция күрсәткече барлык башка авырулардан да өстен чыкты, – ди белгеч.

Альберт Ризванов вакцинация һәм ревакцинация мәсьәләсенә дә җитди карарга куша. «Спутник V» – саклану өчен бер дигәннәрдән.

7 киңәш

Халык күп йөргән урыннарда йөрмәскә. Төчкергәндә вирус – 3 метрга, йөткергәндә ­ 4 метрга кадәр оча. Аннан качып котылу җиңел түгел.

Өйгә кайтуга, борынны юдырыгыз.

Бина, бүлмә эчендә һаваны дымландырып торырга кирәк.

С витамины кергән ризыклар ашарга киңәш ителә.

Кулларны ешрак юарга, антисептик кулланырга.

Битлек киеп йөрергә.

Ашарга ризык әзерләгәндә, сарымсак һәм суган салырга онытмагыз. Файдасы тими калмас.

Чулпан Гарифуллина, «Ватаным Татарстан»

Бәйле