Мәгълүм булуынча, телетапшырулар алып баручы җитди баш авыру белән көрәшә.
Россия киңкүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, Борисның хәле көннән-көн начарлана гына.
Элек ул үз программаларын алып барырга тырышса, хәзер бөтенләй эфирга чыкмый. Шуңа күрә дә Борис Корчевниковның барлык программалары әлегә кичектерелгән.
«Әлеге вакытта ул алып барган тапшыруларга яңа артистлар эзлиләр. Борис Корчевников башкача эфирга чыкмаска мөмкин», диелә хәбәрдә.
Телетапшырулар алып баручыга яман чирдән савыгуын теләп калабыз.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-01-20/boris-korchevnikov-ni-h-ld-3113484