Татарин, Чикерткә һәм Шампунь: җырчыларга кушам ат

Татар эстрадасында берәүләр санавы буенча 700дән артык, икенчеләр статистикасы буенча берничә мең җырчы бар. Аларны истә калдыру бүген зур проблема. Кешегә кушамат тагу – татарның элеккедән килгән гүзәл бер гадәте. Элек авылда кушаматсыз кеше булмаган. Бигрәк тә адашларың булса – беттең, икенче исемеңне көт тә тор! Кемгәдер кушамат индивидуаль рәвештә тагылган, кемгәдер нәсел мирасы булып. Хәзер авылларда бу гадәт бетеп килә (хәзер авылларда кеше бетеп килә, дисәң, дөресрәк булыр). Әмма бу матур традицияне эстрадада дәвам итәргә була бит. Лилия, Ләйсән, Гөлнара, Илназ, Илдар, Илнурларны, ниһаять, аера башлар идек. Хәер, күбесе инде бездән җитезрәк булды: үзләренә-үзләре кушамат тактылар: ИлСаф, Илназар, Илгәрәй һ.б. Эстрадада бу псевдоним дип атала, татарча итеп әйтсәк, тәхәллүс. Әмма үз-үзеңә кушамат тагу бик үк гадел түгел. Ә, бәлки, халык сине башка исем белән күзаллыйдыр?

Төрле тамашачыдан «әй, теге чикерткә», «тагын теге озынборын чыккан», «яратмыйм шул «мөгри»не» кебегрәк сүзләр ишетергә туры килә. Кайбер җырчыларның кушаматлары теге яки бу гаиләдә генә таралган булырга мөмкин. Бу атамалар киң җәмәгатьчелеккә чыга алмый. Ә бит чыкса, бик уңайлы булыр иде. Әйтик, клип башлана, титрларда язу: «Татар халык җыры «Күбәләгем-түгәрәгем». Башкара Кылый Бозау». Шундук истә калачак.

Айдар Галимовны армиядә Татарин дип йөрткәннәр, Салаватны яшь чакта Басмач дип, Хәния Фәрхи – Хай-Фай, «Айфара» Алмазы гомергә – Шампунь. Җырчылар кушаматлы булудан уңайсызланмасын берүк. Әнә зур түрәләрнең дә икенче исемнәре бар бит. Әйтик, «кичә телевизордан Бабай чыгыш ясады» дигәндә «Кайсы бабай?» дип сорамыйбыз.

Кушаматның төрле формасы бар. Сайлау мөмкинлеге бик зур. Әйтик, татар авылларында элек «фәләннең фәләне» дигән формулалы кушаматлар киң таралган булган. Алар кызның әтисе яки ире исеменә бәйле: Вәли Мәрзиясе, Госман Гайшәсе, Мәхмүт Суфиясы һ.б. Бу формуланы эстрадага күчерү аеруча актуаль. Бүген бик күп чибәр кызлар сәхнәгә үзләренең бай иганәчеләре хисабына менде. Җырчының кем акчасын туздыруына карап, кушамат тагарга була: «Кайсы фәлән ул?» «Соң, төгәннең фәләне ич инде!»

Кыскасы, җырчыларга кушамат кирәк бүген. Бу – «көнүзәк» мәсьәлә! Безгә аларны истә калдыру җиңелрәк булыр, ә аларны халыкка якынрак итәр. Әлбәттә, бу язмамдагы фикерләрем ярымшаяру иде. Татар җырчылары яхшымы, начармы – иң мөһиме, булсын алар. Сәхнәдә кемне калдырасын ахыр чиктә тамашачы хәл итә бит. Композитор һәм шагыйрьләр матур җырлар иҗат итсен, сәхнә амбицияләре ташып торган егет-кызлар шул әсәрләрне хит итәргә азаплансын. Ә кушаматларын гына табыр идек әле…

чыганак: https://vatantat.ru/2023/01/102709/

Бәйле