Казанда өч бала белән әниләрен машина бәргән: «Өстебезгә ак «Жигули» очканын күрдем. Алга таба берни дә хәтерләмим»

-- Лейла

Хатын асфальтта яткан әле бер баласы, әле икенче баласына йөгергәнлеген хәтерләвен әйткән.

Казанның Ломжа урамындагы зебрада 2, 4 һәм 6 яшьлек өч баласы белән машина бәрдергән ана «ГТРК Татарстан»га үзенең хәле турында сөйләгән. Аның сүзләренчә, барысы да мизгел эчендә булган.

– Борылып караганда өстебезгә ак «Жигули» очканын күрдем. Алга таба берни дә хәтерләмим , – дигән 26 яшьлек Сабина.

Ул җирдә яткан әле бер баласы, әле икенче баласына йөгергәнлеген генә хәтерләвен әйткән.

Хәзерге вакытта ана балалары белән хастаханәдә дәвалана. Куркыныч юл-транспорт һәлакәте турында ана күз яшьләрсез генә сөйли алмый.

Аның сәламәтлегенә шактый зыян килгән: тәнендә җәрәхәтләре бар, баш мие селкенгән, битен тегәргә туры килгән. Балаларның бавыр, бөер, талакларына зыян килгән.

— Хәзер балаларның хәле тотрыклы. Аларны реанимациядән гадәти палатага күчерделәр, — дигән хатын.

«Ватаным Татарстан»

Бәйле