Путин Донбассны торгызудагы кыенлыклар турында сөйләгән

-- Лейла

Россия Президенты Владимир Путин студентлар белән очрашуында, студентлар отрядлары Донбассны торгызуга ярдәм итә алыр иде, әмма андагы катлаулы вазгыять шартларында иминлекне тәэмин итеп булмаса мөмкин, дип белдергән.

Президент әйтүенчә, студентлар отрядлары территорияләрне торгызу өчен бик кирәк. Әмма әлегә аларның эшчәнлеген киң җәелдереп булмый, чөнки күп кенә территорияләрдә киеренкелек хөкем сөрә.

«Ватаным Татарстан»

Бәйле