Ләйсән Гыймаева гаиләсене нинди ризык ярата? [рецепт]

-- Лейла

Танылган җырчы Ләйсән Гыймаева гаиләсенең яраткан ризыгы рецепты белән бүлеште. Аны сезгә дә тәкъдим итәбез.

«Бәрәңге тәкәсе» рецепты.

Камыр: бер стакан җылы су, бер йомырка, тоз, өч-дүрт кашык майонез яки каймак, ике-өч кашык сыек май, он;
Эчлек: вак итеп туралган бәрәңге, суган, тоз, борыч, зира.

Камырны түгәрәк итеп җәяргә, эченә бәрәңге салып, көймә итеп төрергә, духовкада ярты сәгать тотарга, аркылыга кисеп, эченә күп итеп ак май саларга кирәк. Тәмле булсын!

ТНВ

Бәйле