Эльмира Сөләйманованың туганнарын аптыратучылар арткан

Мәрхүмә җырчы Эльмира Сөләйманованың якыннарын тынычлыкта калдырмаучылар бар икән.

«Кичә Альбертның сүзләрен укып шаккаттым. Ул гына да түгел, нәрсә генә дип шалтыратмыйлар һәм смслар язмыйлар безгә», — дигән ул.

«Миңа үлгән кешенең киемен киеп йөрисең дип, яла ягалар. Мин бөтенләй 42нче размер киям, Эльмираның киемнәре 48-50 үлчәмле.

Аннары бөтен алтыннары да кызы Дианага калды. Ул аларны такмый, шулай да, алар анда. Бәлки үскәч кияр. Ә күлмәкләре, париклары — әнидә. Алар тартмаларга җыеп куелган. Дима аларны үзе бирде. Күңеленә авыр булмасын өчен булса кирәк, барсын җыеп тапшырды.

Инде ул күлмәкләрне сорап кайдан гына шалтыратмыйлар. Эльмирага 40 көн дә булмаган иде. Әнигә болай да авыр. Бәлки Альбертка каты бәрелгәндер. Ул бу сүзләрне күңеленә якын алган булса кирәк. Шулай да киемнәрне кайда кую мәсьәләсен хәл итү мөһим. Аксубай районы Ибрай авылында клубта музей кебек почмак ачмакчылар. Аларны шунда да сорыйлар. Әни нәрсә дияр? Әле ул кайгы түгел»,- дип хәлгә ачыклык кертте  Дилүсә Кашапова дип яза басма.

5 февраль Эльмира Сөләйманованың туган көне. Бу көнне аның үлгәненә 51 көн була.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/01/103677/

Бәйле