Ләйсән Гыймаевага: «Сез кешенең йөзенә төкердегез!» [видео]

-- Лейла

Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Гыймаева социаль челтәрләрдә үзенең язылучылары арасында сораштыру уздырган. Аңа сәхифәсен нинди телдә алып барырга: рус телендәме әллә дәвам итеп татарчамы? Әлеге сораштыруны да җитди кабул итеп, җырчыга теләсә-нәрсә язып бетергәннәр.

– Бу сораштыру нәрсәгә кирәк иде? Рус телендә алып барырга кирәк дигән 14% кешенең йөзенә төкердегез бит сез! Ә бу 30100 кеше дигән сүз! Рус милләтеннән булган кешеләргә карата нәфрәтме бу?! Тагын әз генә һәм сез үзегезне контрольдә тота алмаячаксыз! Мондый сүзләр сөйләргә ярамый! Онкология сезне бернәрсәгә дә өйрәтмәгән! Рактан да куркыныч тагын ни була ала? Сезгә монысы да әз булган! Күбрәк эләксен иде сезгә! – дип язган җырчыга язылучысы.

– Әзрәк булса да яхшырак булырга тырышыгыз әле! Сезнең йомшак күңелле булуыгызны күреп, кеше дә сезгә тартылыр! Әгәр дә шаярту аңламыйсыз икән, минем «битемнән» чыгып китегез! – дип җаваплаган Ләйсән Гыймаева.

Бәйле