Чаллының 50нче комплексында бер кыз олы яшьтәге парларга һөҗүм иткән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының җирле матбугат хезмәте хәбәр итә.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, 22 яшьлек кыз 70 яшьлек әби-бабасында кунакта булган. Ниндидер мизгелдә алар арасында низаг чыккан, кыз ачудан пычак алган да әбисе белән бабасына ташланган. Алар икесе дә хастаханәгә озатылган, ә кыз тоткарланган. Хәзерге вакытта хокук саклау органнарыәлеге факт буенча тикшерү үткәрәләр.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/01/103695/