Танылган Олимпия чемпионын пневмониядән соң операциягә әзерлиләр

Олимпия чемпионы өч атнадан артык Коммунаркадагы хастаханә реанимациясендә ята, ул анда 10 гыйнварда прогрессив пневмония белән эләккән. Иң яхшы табиблар тырышлыгы белән Роман Костомаровның хәле тотрыклыланган.

Соңгы вакытта Коммунаркадан атаклы фигуристның сәламәтлеге турында уңай хәбәрләр килә. Романны канны кислород белән туендыра торган ЭКМО аппаратыннан өзгәннәр, әмма вакыт-вакыт ИВЛга тоташтырып алалар, чөнки ул әле мөстәкыйль сулый алмый. Шуңа да карамастан, уңай үзгәрешләр бар, температурасы төшкән һәм аңына килгән. Ләкин спортчы һәм аның якыннары өчен төп сынау әле алда.

«Роман аңында, сөйләшә алмаса да, барысын да аңлый, көн саен янына хатыны – Оксана Домнина килә, аны табиб белән реанимациягә кертәләр, – дип сөйләгән „СтарХит“ ка хастаханәдәге чыганак. — Барысы да шактый тотрыклы. Ләкин берникадәр вакыт элек Костомаровның очлыклары үлә башлады. Кул бармакларын кисәрләр, аякларныкын сакларга тырышалар, ләкин шанс бик аз».

чыганак: https://vatantat.ru/2023/02/103827/

Бәйле