Татарстанда 41 яшьлек күпбалалы ананы хөкем иткәннәр

Сарман районы прокуратурасы 41 яшьлек хатын-кызга карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган. Ул 1,8 миллион сум күләмендә алимент түләмәүдә гаепле дип танылган. Бу хакта Татарстан прокурорының массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итү буенча ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.

Күзәтчелек ведомствосы ачыклаганча, әлеге хатын-кыз 2016 елда ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәч, балигъ булмаган өч баласына ярты ел буе алимент түләмәгән. Үз гаебен таныган. Суд аңа, хезмәт хакының 5%ын тотып, алты ай мәҗбүри эшләргә җәлеп иткән.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/02/103839/

Бәйле