Игорь Николаев дәваханәгә эләккән…

Җырчыны ашыгыч рәвештә интенсив терапия бүлегенә салганнар.

Билгеле эстрада җырчысы, композитор, Русиянең халык артисты Игорь Николаев 31 гыйнварда төнлә «инфаркт» диагнозы белән дәваханәгә эләккән.

Табиблар Игорь Николаевта инфаркт булуын раслаган. Бу турыда “112″ телеграмм каналы хәбәр итә.

Музыкантның якыннары бер тәүлек элек ашыгыч ярдәм чакырта, ә аннары аны Мәскәү кардиоүзәгенә китерәләр. Хәзерге вакытта ул интенсив терапия бүлегендә. Аны белгечләр тикшерә.

Хезмәттәшләре һәм аның җанатарлары җырчының тизрәк савыгуын тели.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2023-02-01/igor-nikolaev-d-vahan-g-el-kk-n-3126627

Бәйле