Нәбиев операцияләргә әзерләнә…

Үр атыннан үрләр яулаган Рөстәм Нәбиевның хәлләре шәптән түгел икән.

«Мин өйдә. Безнең экспедиция уңышлы тәмамланды. Барысы да без планлаштырганча тәмамлануына мин шат.
Хәзер тауларга менү буенча тәнәфес игълан итәм. Никадәр озакка сузылачагын әйтә алмыйм. Бер ел, ике, өч…
Быел без Эверестка барырга тиеш идек. Әмма мин сәламәтлегем сиздерә. Мин бик арыдым. Гел юлда булып та арыдым. Мин тауда «үземне күп калдырам». Һәр үрне яулау миңа бик зур авырлык белән бирелә. Ул сезнең өчен генә мин тауга киттем, иң югары ноктада фотога төштем һәм өйгә кайттым кебек күренәм. Анда мин авыр тормышымның бер өлешен яшим. Сезгә күп нәрсә турында сөйләмим, яки сөйләргә теләмим.
Бу елны мин үземә һәм сәламәтлегемә багышлыйм. Хәзер миңа 3 операция (иңбашыма, урология, колак, тамак, борын буенча) ясатырга кирәк.
Киләчәккә планнарым күп. Мин аларны чынга ашырачакмын. Сездән һәрвакыт миңа ярдәм итүегезне сораячакмын, минем үземә генә җиңел түгел. Хатынымның әнисе «син ярты кеше бит», ди. 0,5 кешегә ярдәм итәсезме?» — дип шаярткан блогер.Аның дуслары «Сез 0,5 түгел, ким дигәндә — 2 кеше», «Күптән шушындый пост көткән идек. Ял ит», «Син — чын кеше», кебегрәк язмалар калдырып, аның күңелен күтәргән. 

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/khokuk/2023-02-02/ch-operatsiya-yasatachak-3127190

Бәйле