Украинада һәлак булган Руслан Газизов: «Минем өчен балаларны кочакла!»

-- Лейла

Өлешчә мобилизациягә эләккән солдатларга булышу максатыннан төрле ярдәм чаралары оештырыла. Кем – җылы сүз, кем – җылы оекбаш, кемдер акча белән булыша. Ә менә хәрби хәрәкәткә үзе теләп киткән Чаллы егете Руслан Газизовның үзенә, кызганычка каршы, ярдәм итеп булмый инде…

Шатланып, якыннарын сагынып, исән-сау әйләнеп кайту язмаган аңа! Бүген аның гаиләсенә ярдәм итәләр. Без Русланның элеккеге тормыш иптәше, ике баласының әнисе Эльвина Газизова белән күрешеп сөйләштек. 

– Руслан белән бер еллап бергә яшәмәсәк тә, гел аралашып, күрешеп тордык. Ике балабыз бар: кызыбыз Рәмилә – 5, улыбыз Робертка 3 яшь. Алар ятим калдылар, сабыйларым… – дип күз яшьләре белән сөйли башлады Эльвина.

Руслан Газизов 5 сентябрьдә үк контракт буенча хәрби операциягә киткән. «Мин киттем! Ярты елдан соң күрешербез!» дип, элеккеге тормыш иптәшенә хәбәр дә җибәрә. Январьда кайтырга тиеш була, тик… 

– Чаллы хәрби комиссариатыннан Екатеринбургка җибәрделәр аны. Шуннан Украинага киткәч тә хәбәрләшеп тордык. Аның урманда палаткада яшәвен, Херсон өлкәсендә сугышта катнашканын беләм. Гел балаларны сорап торды. «Бик яратам мин аларны! Минем өчен каты итеп кочакла, үбеп ал!» дип әйтә иде. Әйе, бергә яшәми идек. Тик Русланны хәрби операциядән үзем дә бик көттем. Бәлки ул кайткач, бөтен булган үпкәләрне уртага салып сөйләшеп, янәдән бергә булырбыз дигән өмет тә бар иде. Тик барысы да без уйлаганча бармый шул, – ди әңгәмәдәшем. 

Русланның һәлак булуы турында социаль яклау бүлегеннән шалтыратып хәбәр итәләр. Сугышка 5 сентябрьдә киткән хәрбинең 19 сентябрьдә үк гомере өзелә.

– Бу куркыныч хәбәрне 23 сентябрьдә әйттеләр. Русланны туган ягы – Минзәлә районы Хуҗамәт авылында җирләдек. Балаларга ничек бар шулай дип әйттем. «Әтиегез безне саклап, геройларча һәлак булды! Ул барыбызны да күкләрдән күзәтеп торачак! Без аның өметләрен акларга тиеш, ул безнең белән горурланып торырлык булсын!» – дидем. Балалар кайгыралар, сүз дә юк… Кызым вакыт-вакыт әтисен сорый, бәлки беразга гына кайтыр дип ялвара. Улым да, кечкенә булуына карамастан, әтисенең юклыгын аңлый, – дип үкси-үкси сөйли тол хатын. 

Язмышны үзгәртеп  булмый шул… Кемгә күпме гомер бирелгәнен дә бер Аллаһы Тәгалә генә белә. Алга таба яшәргә көч табарга, балалар хакына тормыш алып барырга кирәк. 

Эльвина Руслан үлгәннән соң балаларга күчерелгән суммага яңа фатир сатып алуларын да сөйләде. Моннан тыш, алар Яңа ел алдыннан Кыш бабайга хат язган булганнар. Анда балалар бүлмәсенә мебель сораганнар. 

– Бөтенроссия «Хыяллар чыршысы» акциясендә катнашырга булдык без. Әлеге чара турында күршем сөйләде һәм миңа да хат язып карарга тәкъдим итте. Бернәрсәгә дә өмет итмәдем, анысы, шулай да яздык хатны. Һәм, беләсезме, безнең хатны күргәннәр! Безгә Комсомол районы хакимияте белән берлектә «Регион лидер» оешмасы ярдәм итәргә алынды, – ди Эльвина. 

Газизовлар декабрь ахырында өч бүлмәле яңа фатирдан ачкыч алганнар. Яңа ел бәйрәмнәреннән соң фатирларына дизайнер килгән, бүлмәне үлчәгән. Шушы көннәрдә мебельне урнаштырып та куйганнар.

– Шәһәрнең Комсомол районы хакимиятендә эшләүчеләргә, җитәкче вазифаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллинга, халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Эльвира Вәлиевага, «Регион лидер» оешмасы генераль директоры Рамил Гаязовка зур рәхмәтләремне җиткерәм. Балалар бүлмәсендә караватлар, шкафлар, өстәлләр булды. Безнең гаиләгә эшләгән яхшылыклары үзләренә меңе белән кайтсын, – ди әңгәмәдәшем.

Эльвина Газизова якын арада балалар белән яңа фатирга күченергә планлаштыра. «Сабыйларымны якындагы 116нчы «Фиалка» балалар бакчасына бирергә уйлыйм. Тормыш әкрен генә дәвам итә. Үземне эшмәкәрлек эшендә сынап карыйсым – матурлык өлкәсендә эшлисем килә. Аллаһы боерса, барысы да җайланыр. Безнең бурыч – Русланның якты истәлеген саклау, бары тик сабыйларым гына исән-сау булсын! Алар өчен тырышам, бары алар өчен яшим!» – ди Эльвина. 

Гөлия Ибатуллина, “Шәһри Чаллы”

Бәйле