Лилия Хәйруллинаны авторлык хокукларын бозуда гаеплиләр [видео]

-- Лейла

Татар эстрадасы артисты Лилия Хәйруллина күңелсез хәлгә дучар булган. Аның «Хыялда» исемле җырын Меседу исемле башкаручы «Что с тобой» дип үзгәртеп җырлый башлаган. Лилия сүзләренә караганда, ул бу җырны ике ел элек чыгарган булган.

– Минем аранжировкалаучы җырны беркемгә дә сатмадым дип белдерә. Барысы да әйбәт булыр иде, тик мине авторлык хокукларын бозуда гаепли башладылар. Нинди гаеп булырга мөмкин соң монда?! Мин «Хыялда» җырымны ике ел алдан ук чыгардым ләбаса! – дип, тикшерү эшләрен башлап җибәргән Лилия Хәйруллина.

Бәйле