Татарстанда яшәүче гаилә, игезәк кызларының берсе үзләренеке булмавына шикләнеп, «ДНК» тапшыруына барган

Чаллыда яшәүче Асановлар 29 ел буе игезәк кызларының берсе үзләренекеме, әллә юкмы, дип яшәгәннәр. Аларның берсе — сәламәт, икенчесе Даун синдромы белән туган.

Әлеге шикне тарату өчен гаилә НТВ каналындагы «ДНК» (16+) тапшыруында катнашкан.

Асановлар гаиләсендә 4 бала. Әмма игезәк сыңары булган авыру кызлары Иринаны бала тудыру йортында бутаулары турындагы шик белән озак еллар яшәгән алар.

Гаиләдә игезәкләргә кадәр бер малай белән бер кыз туган, ә бу туачак игезәкләрне УЗИ башта малай дип күрсәткән. Авырлы вакытта Краснодар өлкәсендә яшәгән пар, бәби табар вакыт җиткәч Чаллыга кайткан.
1993 елның 19 августында Валентина Асанова ике кыз таба, ләкин алар җитлекми туды дип, сабыйларны әниләренә дә күрсәтми генә, җитлекми туганнар кювезына алып китәләр.

Әниләренә китергән вакытта сабыйлар икесе ике төрле була. Бала тапкан вакытта хатын янында булган практикантларның сабыйларны күргәч: «Алар шундый охшаш!» дигәннәрен искә ала хатын. Ә аңа китергәндә балаларның бернинди охшашлыклары да булмый.

Гаилә авыру дип тормый, кызларның икесен дә бала тудыру йортыннан алып чыгалар. Ә менә үсә төшкәч игезәкләрнең сәламәте – Маринага «Сиңа охшаган кешене күрдек»,  дип әйтүчеләр булгалый. Шулай итеп шиккә нигезләр артып кына тора.

Тапшыруга килгән гаилә ни булса да, хәтта алышынган булсалар да, Иринаны ташламаска вәгъдә бирә.

Дулкынландыргыч ДНК нәтиҗәсе Марина белән Иринаның бертуганнар (99,9 процент) булуын раслаган.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/02/103924/

Бәйле