Менделеевск районында шәхси йортта чыккан янгында өлкән яшьтәге хатын үлгән

-- Лейла

2 февраль иртән Менделеевск районы Илнәт авылындагы Заречная урамындагы 5нче шәхси йортта янгында өлкән яшьтәге хатын янып үлгән, дип хәбәр итә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче, Шаһит ут капкан йортның тәрәзәсеннән өлкән яшьтәге хатынны алып чыккан. Урынга килгән табиблар 62 яшьлек хатынның үлемен раслаганнар.

Янгынның сәбәбе ачыклана.

ТНВ

Бәйле