11 яшьлек кыз, сыйныфташына пычак белән 100гә якын җәрәхәт ясаган

-- Лейла

Мәскәү янындагы Химки шәһәренең 10 нчы лицеенда 11 яшьлек кыз, сыйныфташына пычак белән ташланып, 100гә якын җәрәхәт ясаган. Ул һөҗүмне алдан ук оештырып, пычакны мәктәпкә өеннән махсус алып килгән. Мельвира сыйныфташы Соняны бәдрәфтә көтеп торган һәм аны пычак белән җәрәхәтләгәннән соң, тыныч кына сыйныфташлары янына кайтып, барысын да сөйләп биргән. Бу хакта БАЗА телеграм каналы яза.

Зыян күргән кызны ашыгыч төстә реанимациягә алып киткәннәр. Якыннары әйтүенчә, кызның тәнендә 100 гә якын яра бар. Соняның якыннары кызның телефон аша кемнәр белән язышуын күзәтеп барулары, кызның беркем белән дә бернинди низагка кергәне булмавы, шуңа күрә бу һөҗүмнең алар өчен коточкыч сюрпризга әйләнүе турында сөйләгән.

Мельвираның әти-әнисе дә шуны ук раслый: янәсе. кызлары беркем белән дә сүзгә кермәгән, әйбәт укыган, капоэйро (акробатика элементлары белән Бразилия көрәше сәнгате) белән шөгыльләнгән. Ни өчен кыз кулына пычак алып сыйныфташына ташланган – беркем берни аңламый.

«Ватаным Татарстан»

Бәйле