Махсус хәрби операциядә катнашучылар башкача киенәчәк

-- Лейла

Хәрбиләрне инде быел язын яңа кием белән тәэмин итү күздә тотыла.

Россия Оборона министрлыгы махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен яңа кием эшләгән. Бу хакта РБК үз чыганагына таянып хәбәр итә.

Яңа киемне эшләгәндә, махсус хәрби операциядә катнашучы барлык категориядәге хәрбиләрнең теләкләре исәпкә алынган. Аларны инде быел язын яңа форма белән тәэмин итү күздә тотыла.

Кием-салымның тышкы “кыяфәте” тулаем сакланып калачак, шул ук вакытта тукымасының сыйфаты, җөйләре һәм “җылыткыч” материалы яхшырачак икән. Моннан тыш, Оборона министрлыгына аныклап үтелгәнчә, хәрби форма составына җәйге, җил-яңгырдан саклау, сезон арасы өчен һәм кышкы кием-салым комплектлары кертелгән.

«Ватаным Татарстан»

Бәйле