Әнвәр Нургалиев: «Бәлки, берәр кайчан, күңелем кичерер»

-- Лейла

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев ТНВ каналында чыгучы «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруында тормышыныч тетрәндергеч мизгелләре турында сөйләгән.

— Язмышының иң авыр вакытларым — абый, әти-әнине югалту, — дип уртаклашкан җырчы.

Әнвәр башта абыен югалткан — йөрәге туктаган, тромб булган. Улын җирләгән әнисенең дә хәле начарая. Әнисе озак вакыт хастаханәдә ята. Бу коронавирусның беренче вакытлары булган. Авылда «Әнвәр Мәскәүдән кайтты, әнисе янына килеп йөрде, «ковид» йоктырды» дип сөйләшкән.

«Мулла укыганда ерактан карап тордым. Контакт булмасын дип, бер кеше янына да якын килмәдем. Вирус таралмасын дип, хәер акчасын пакетка тыгып килгән идем. Бу башка сыймаслык хәл. Ул акчаларны үзем өйләшмәскә, ерактан гына апага ыргыттым. Икенче көнне хәерне тараткан вакытта бер кеше булмаган, бөтенесе дә качканнар. Лилиягә якын килмәгез, ул чирле, дип сөйләгәннәр. Авылда мин исәнләшми торган ике кеше бар. Бәлки, берәр кайчан, күңелем кичерер», — дип сөйләгән Әнвәр Нургалиев.

Бәйле