3 яшькә кадәрге балаларга ана капиталыннан айлык түләү кагыйдәләре расланган

-- Лейла

Гаиләдә 3 яшькә кадәр берничә бала икән, түләүне һәркайсына рәсмиләштерергә була.

Хәзер ана капиталыннан айлык түләүне кереме төбәктә җан башына билгеләнгән ике яшәү минимумыннан кимрәк булган барлык гаиләләр алырга мөмкин.

Түләү балага 3 яше тулганчы бирелә. Гаиләдә 3 яшькә кадәр берничә бала булган очракта, түләүне һәркайсына рәсмиләштерергә була.

Гаилә бер үк вакытта пособие дә, ана капиталыннан түләү дә алырга мөмкин, диелгән Хөкүмәт сайтында. Моның өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша, Күпфункцияле үзәккә яки Россия Социаль фонды бүлегенә гариза тапшырырга кирәк.

«Ватаным Татарстан»

Бәйле