Илмира Нәгыймова: “Чистый покой бирмәдем инде! ”

-- Лейла

Танылган татар эстрадасы җырчы Илмира Нәгыймова социаль челтәрләрдә берәр фото яисә видео урнаштырса, язылучылары шунда ук аңа комментарийлар яза башлый икән. Җырчы үзе дә моңа игътибар иткән.

– Ул (Марат Яруллин дип аңларга кирәк – авт.) Илмираны бәхетле ясар анысы. Ну барыбер балаларга әти булмас! Үги ата бит ул, – дип язган фото астында бер ханым.

– Нәрсәләр генә укымадым! Ник минем балаларыма кагыласыз сез? Аларның әти-әниләре исән-сау! Сездән киңәш сорап йөри торганнардан түгел. Үз тормышыгызны рәткә китерегез! Аллага шөкер, үзем дә, балаларым да бүгенге көндә бик бәхетле! Дөньяларыбыз гына тыныч булсын! Бер көнлек дөньяда яшибез бит! Бүген бар, иртәгә юк…

Фотолар астындагы комментарийларны уку – гел кино карап утырган кебек. Рәхим итегез! Чистый покой бирмәдем инде берсенә дә! – дип яза Илмира Нәгыймова.   

Бәйле