Кайбычта яшәүче Алинә Хәйретдинова сүзләре бу. Гомер буе бер кул белән яши ул. Әмма бер дигән егеткә кияүгә дә чыга, балалар да үстерә. Берне түгел, дүртне бит әле! Башкалар бармак төртеп күрсәтмәсә, кулсыз икәнемне онытып та җибәрәм, ди.
– Бик көтеп алынган бала булганмын. Әни башта өч малай алып кайткан, аннары соңлап кына мине тапкан. Ә туганда кулымны имгәткәннәр, – дип сөйли Алинә башыннан кичкәннәр турында.
Кая гына йөртмиләр кечкенә кызны… Тик дәвасын гына таба алмыйлар. Йөри торгач, кызга инвалидлык бирәләр. Әмма, кулы зәгыйфь дип, берәү дә иркәләп тормый аны. Үзе дә малайлардан ким булмый, агач башына да менә, биектән дә сикерә. Әнә шул шуклыгы гомер буе ярдәм итә инде аңа.
Әнисе бөтен эшкә өйрәтеп үстерә. Бәрәңгесен дә әрчи, чүбен дә утый, идәнен дә юа, хәтта сыер саварга да өйрәнә. Бер кулы икесе өчен дә эшли. Тырышлыкның бик иртә кирәге чыга. Кызга 17 яшь чагында, әнисе урын өстенә ята.
– Мин кечкенәдән җырларга яраттым. Гомер буе сәхнә дип яшәдем. Тели белсәң, теләк кабул була икән ул. Казан педагогия көллиятен тәмамлагач, бер ел балалар укыттым да мәдәният йортына эшкә кердем. Кайбыч сәхнәсе булса да, минем өчен Казанныкылардан да зур булып тоелды ул, – дип искә ала Алинә.
Өйдә урындыкка басып җырлаган Алинә, ниһаять, сәхнәдә тора! Мактау сүзләре аңа канат куя. Инде менә 22 ел шушы эшендә эшли ул. Башка җиргә барасы да килми, теләге дә юк. Йөрәгенә ял ала торган урын бит ул сәхнә! Булачак ире Фидаил белән дә шунда таныша.
– Бәрлебаш авылына концерт куярга барган идек. Фидаил мине шунда күреп калган. Соңрак ул Кайбычта дискотекалар уздыра башлады. Аралаша башладык. Туган көнем икәнне белеп, мотоцикл арбасына чәчәкләр тутырып алып килде ул. Ут сүнсә, шәм бирә, су бетсә, су китерә. Яратам дип күп сөйләшеп йөрмәде, эше белән күрсәтте. Озак очрашып йөрмәдек. Тәкъдим ясауга ук ризалаштым, – ди Алинә.
Әнисе аңа, пар эзләгәндә, үзе кебекне сайларга киңәш итә. Авыр сүз ишетергә, кимсенергә туры килмәсен, янәсе. Әмма чая Алинәнең фикере башка була: ник үзем кебекләр белән интегим, сау-сәламәт кешегә чыгам мин! Шөкер, Фидаиле кызның кимчелеген күрми дә. Туганнары да якын итәләр. Дөрес, сүз ишеттерүчеләр барыбер табыла. Тик Фидаил кеше сүзенә карап тормый. Алар матур итеп яши башлыйлар.
– Баштарак, өйләнешкән вакытта ирем, мине кызганып, кайбер эшләрне үзе эшли иде. Ашарга пешергәндә дә ярдәм итте. Бераздан әкренләп бар эш үземә калды. Ирем исә, и Алинәм, син бит сау-сәламәтләрне бер якка куясың, дип кенә әйтә иде. Мин иркәләнеп утыра торган хатын түгел. Бар эшне үзем эшләргә өйрәндем. Кулымның көче җитмәсә, теш белән ябышам, – ди Алинә.
Алар ире белән бер кыз, өч малай сөяләр. Инде Зәлинәләренә 17 яшь булган. Шушы балалары энеләрен үстерергә булышкан да инде. 3 яшендә үк, әнисенә ярдәм итәм дип, бала караша башлаган. Икәү булгач, өченче туганнарын бергә караганнар. Дүртенчеләре тугач, сабый әнисенә эләкмәгән дә.
– Беренче бала тугач, бер кул белән кыенрак булды. Ул чакта ирем булышты. Аннары әкренләп өйрәндем мин. Шунысына сөенәм: иремнең беркайчан да кимчелегемне әйтеп, йөрәгемне яралаганы булмады. Рәхмәт аңа. Аның җылы мөнәсәбәте, яратуы, кадерләве миңа яшәр көч бирә, – ди Алинә. – Тормышта югалып калырга ярамый. Бәхет күктән төшми, үзең эзләп табасы, аны үз кулларың белән төзисе. Мин үземне бик бәхетле дип саныйм. Яраткан ирем, балаларым, гаиләм, эшем бар. Күңелем тыныч: якыннарым исән-сау. Минем кебекләр өйдән чыкмыйча кимсенеп ятмасын. Яшим дип яшәргә кирәк. Күңеле гарип булмаса, кеше синең кимчелегеңне күрми дә ул!
Гөлгенә Шиһапова, «Ватаным Татарстан»