5 төрле тәмле соус ясау ЫСУЛЫ

-- Лейла

Нинди ризыкка тотынсак та, хәзер соус куллану киң таралган. Ул ризыкка эстетик матурлык бирүдән тыш, тәмле дә. Түбәндәге 5 төрле соус һәр хуҗабикә күңеленә хуш килер. 

* 15 процентлы каймакка вакланган ике теш сарымсак, туралган укроп, тоз һәм борыч салып болгатырга. Мондый соус голубцы, кыздырган бәрәңге һәм яшелчә кәтлитләре өчен яхшы.

* Зәйтүн мае + лимон согы + тоз + кипкән базилик + тимьян. Соус яшелчә салатлары, балык, тавык, төрле итләргә бара.

* Сливки + сыр + мөшкәт чикләвеге + киптерелгән сарымсак. Сливкины табада җылытабыз да сыр һәм тәмләткечләрне салып, сыр эрегәнче утта тотабыз. Бу соус дөге һәм бәрәңгегә килешәчәк.

* Помидор + суган + сарымсак + бер чеметем кызыл борыч + тоз. Помидорны, тышчасын чистартып, тәмләткеч, тоз, суган һәм борыч белән блендерда изәргә. Әлеге соус мичтә пешкән бәрәңге, пешкән яшелчәләр, сыер һәм тавык ите белән ашарга тәмле.

* Эремчекле сыр + яшел тәмләткечләр + төелгән кара борыч + бераз гына тоз. Барысын бергә болгатырга да табынга балык, бәрәңге һәм пешкән яшелчәләр белән бирергә мөмкин.

«Ватаным Татарстан»

Бәйле