Авыл хатын-кызлары махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә кул токмачы әзерләгәннәр

-- Лейла

Яшел Үзән районының Олы Яке авылының мәдәният йортына йөрүче ханымнар махсус хәрби операциядәге егетләргә җибәрергә дип токмач баскан.

– Мәдәният йортында “Өммегөлсем” коллективы эшләп килә. Шунда йөрүче кызлар белән киңәштек тә токмач әзерләргә булдык. Без моңа кадәр дә оекбашлар бәйләп, шәм өчен савытлар җыеп җибәргән идек. Бу юлы токмач кисеп җибәрәсе килде. Егетләребез шушы ризык аша өй җылысын тойсыннар дибез, – ди мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Лилия Әхмәтшакирова.
Егетләргә ике көн рәттән токмач кискәннәр. Авылдашлары йомырка, он алып килеп биргән. Олыраклар камыр басып, яшь киленнәр кисеп торган. Ике көндә 80 йомыркага токмач кискәннәр.

– 12 кеше идек. Бергә эшләгәч, тиз инде. Берәүләр баса, икенчеләр киптереп тора, кисүчеләр дә тиз эшли. Армадык та. Киресенчә, бердәм булуыбызга сөенеп, горурланып кайттык. Бүген токмачларны тартмага бүлеп тутырдык, шушы көннәрдә егетләргә алып баручыларга тапшырабыз. Егетләребез исән-имин генә кайтсын, — ди Лилия ханым.

«Ватаным Татарстан»

Бәйле