Татарстанда — Украинадан кайтарылган тагын бер мәет

-- Лейла

Татарстанның Яңа Чишмә районы Әдәмсә авылында 33 яшьлек Илһам Ярашевны җирләделәр. Ул мобилизациягә эләккән булган.

Илһам 1989 елның мартында Үзбәкстанда туган, кечкенә чакта әнисе белән бергә Татарстанга кайткан. Машинист һөнәренә укыган, Түбән Кама шин заводында эшләгән. 2014 елда өйләнгән, хатыны белән авылга кайтып, йорт сатып алганнар.

Бәйле