Tele2 мәктәп укучыларына «5»ле алган өчен интернет тарата

-- Лейла

Tele2 мобиль операторы «Татарстанның циффрлы трансформация үзәге» белән берлектә республиканың барлык мәктәп укучыларына яхшы билгеләр алган өчен мегабайтлар бүләк итә. Әлеге үзенчәлекле проектның илдә бернинди дә тиңдәше юк, аның максаты – уку алдынгыларын бүләкләү. Алмашу курсы исә бик файдалы һәм уңайлы: «5»ле билгесе алган өчен 200 Мб бирелә, ә интернетны теләсә нәрсәгә тотарга мөмкин. Проектның төп шарты – үзеңнең мобиль номерыңны «Билгеләр өчен мегабайтлар» проектының «Мин – мәктәп укучысы» кушымтасына теркәү.

Мәктәп укучысына яхшы билге алган өчен 200 Мб интернет-трафик бирелә дип әйттек. Шул ук вакытта билгене нинди фәннән алуың бер дә мөһим түгел. Укучының «5»лесе электрон көндәлеккә теркәлеп баруы гына шарт.

Проектны Татарстанда 2022 елда гамәлгә ашыра башладылар. Белүебезчә, үткән ел республикада  цифрлаштыру елы дип игълан ителгән иде. Беренче булып яңа сервисның өстенлекләрен Казанның «Адымнар» мәктәбенең 7-11 сыйныф укучылары бәяли алды һәм «5»леләр өчен аларга тиешле мегабайтлар бирелде. Алар проектның сынау төркеменә керделәр. Бу эш массакүләм куллануга 2023 елның 9 февралендә үк җибәрелде.

«5»ле билгесе өчен мегабайтлар ала башлар өчен махсус кушымтага теркәлү үтәргә кирәк.  Интернет-трафик исә билге алганнан соң берничә көн эчендә исәпләнә, яхшы уку өчен тупланган барлык мегабайтлар электрон көндәлектә күрсәтелеп барачак. Уку өчен алынган трафикны сатып та яки бүләк итеп тә булмый, ләкин аны үз теләгең белән, шул исәптән мәгариф һәм файдалы контент өчен кулланырга мөмкин. Проект турында тулырак мәгълүмат электрон көндәлекнең мобиль кушымтасында, шулай ук tele2.ru/school сайтында танышырга була.

Айрат Хәйруллин, Татарстан республикасы дәүләт идарәсенең циффрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры:

«Интернет һәм хәзерге балалар – болар аерылгысыз төшенчәләр. Бу уеннар турында гына түгел, монда ниндидер электрон сервисларны да, онлайн укытуны да, куркынычсызлык сорауларын да, ата-аналар белән даими элемтәне кертергә була. Безнең партнерлар белән бергә уйлап табылган проект – ул бик яхшы баланс тренеры булып тора. Укучы бала видеосервисларга карый башлый, аның игътибары башкага юнәлтелә – шуның белән телефонда интернет «бетә», ә син шул рәвешле барыбер көч куярга тырышасың, укуыңны онытмыйсың – Tele2 исә интернет запасларын тулыландырып тора. «Мин-мәктәп укучысы» суперсервисы бүген 400 меңнән артык укучы тарафыннан телефонга күчереп алынган, һәм бу бик актив үсә барган аудитория санала. Шуңа күрә дә, без, бу проектны укучылар арасында уңышлы булыр дип саныйбыз.

Дмитрий Савенков, Tele2 Казан филиалы директоры:

«Республиканың күпчелек мәктәпләре расланган программага өстәп, белем бирүнең онлайн-ресурсларын да актив куллана, укучылар шулай ук digital-форматта уза торган олимпиадаларда да катнаша. Tele2 мобиль интернеты республиканың бөтен территориясендә диярлек бар, шуңа күрә өстәмә мегабайтлар вакытың булганда теләсә-нинди файдалы мәгълүмат алу өчен дә уңайлы булачак. Бу проект профильле министрлык белән партнерлыкның бик яхшы мисалы булып тора, ул үсеп килүче яңа буынга  үсәргә һәм заманча булырга ярдәм итә дигән сүз».

Бәйле