Иркә: «Бер журналист Артур кайтты диде…»

-- Лейла

Татарстанның атказанган артисты Иркә өлешчә мобилизациягә эләккән тормыш иптәше Артурның хәле турында сөйләгән. Баксаң, журналистлар аны кайткан дип тә язып чыккан.

— Сораулар бик күп килә. Артур кайтты дигән сүзләр дөрес булса, бик сөенер идем… Әмма юк шул! Шалтырату бик сирәк хәзер! Мин исән-имин дисә, шуңа риза булып, сөенәбез дә, шуңа яши бирәбез! Хәбәре бар, тик еш түгел! Һәрвакыттагыча барысы да әйбәт диюдән башка, берни әйткәне юк! Я, Раббым, егетләребезне исән-имин кайтар! — дип яза җырчы Иркә.

Бәйле