Җырчы олы улының бию белән ничек шөгыльләнеп китүен, ташлап та каравын, әмма барыбер биюгә кире кайтуы турында искә алып язган.
– Шәһәр читендәрәк бер бүлмәле фатирда торган вакытта якын тирәдәге барлык түгәрәкләрне карап чыктым. Аяз үсә, аны нәрсә белән булса да шөгыльләндерәсе килә… Малай кешегә более-менее туры килгән бердәндер түгәрәк — ул бальные танцы булып чыкты. Шөгыльләнә башладык.
Әмма 3-4 ел узгач, Аязны яшьтәшләре үрти башладылар. Янәсе, бию — ул малайлар эше түгел, «кызларский» шөгыль. Футбол белән шөгыльләнергә тиеш икән ул. Биздереп бетерделәр һәм ахыр чиктә малай футболга барам дип, әтисе белән мине күндерделәр.
Миннән калмасын, үскәч: «Син мине футболга йөртмәдең», — дип әйтерлек булмасын дип, ничә еллык хезмәтне җилгә очырып, «Ярар» дип ризалаштым. Әз генә шөгыльләнде дә, аягын сындырды. Бу хәлләрдән соң мин: «Улым, уйныйсын уйнап карадың, миннән калмады, башка футболга бармыйсың», — дидем. Минем белән килеште.
1,5-2 ел бер нәрсә белән дә шөгыльләнмәде Аяз. Һәм беркөнне таныш кешедән смс килеп төште. «Без сезнең улыгызны үзебезнең кызыбызга партнер итеп биергә чакырабыз», — дип язылган иде анда. Хат шундый тәмле итеп язылган һәм Аязга да мин аны укып чыктым. Әмма ул миңа шундук: «Юк!» — дип җавап бирде. Берничә көннәнсоң, уйлап йөргәннән соң гына ризалашты.
«Барыйм, ул кыз белән очрашып, биеп карыйм әле», — дип киткән иде… хәзер инде 1.5 ел өйгә кайтып кергәне юк.Шушы кечкенә генә вакыт эчендә зур адымнар белән алга китеп үсеш алды һәм зур квалификацияләргә чыкты.
Кеше сүзен тыңлап, беркайчан да эшне ташларга кирәкми. Һәр кешенең күңеленә якын шөгыле булырга тиеш. Кеше сүзен тыңла син, әмма барыбер үзеңчә эшлә.
Аязым 393 номер астында бии, — дип яза Алсу Фазлыева.