Дилә Нигъмәтуллина: «Күз тиюгә, бозымга ышанмый идем, әмма…» [видео]

-- Лейла

Җырчы үзе һәм якыннары белән булган күңелсез хәлләр турында сөйләгән.

– Бөтен нәрсә дә Яңа елдан соң башланды. Ирем бик игътибарлы, сак кеше. Хәтта ул да ялгышып, Мәскәүгә билетларны 31 декабрьгә түгел, 31 гыйнварга алган иде.

Илсур Яңа елга зур суммадагы акча бүләк итте. Һәм беләсезме, ул акча юкка чыкты! Табып булмады!

Шуннан соң күңелсезлекләр дәвам итте генә. Ике тапкыр машинам гына бәрелде, тагын гаиләбездән күп чыгымнар таләп итә торган хәлләр булды…

Безгә күз тигергәннәр! Элек мондыйларга ышанмый идем, хәзер боларга башкачарак карыйм, – дип язган Дилә Нигъмәтуллина.

Бәйле