Татарстанның атказанган артисты Данир Сабировның көрәшче булганын белмәүчеләр бардыр әле. Чандыр гәүдәле Азнакай егетенең балачагы урамда түгел, келәмдә узган икән. Көрәшеп алган титулларын да, «ВТ» гамәлгә куйган Муса Җәлил турнирында микродулкынлы мич отуын да бик яхшы хәтерли ул.
1999 ел. Иртәгә район үзәгендә көрәш ярышы дигән көнне кинәт кенә 12 яшьлек Данирның әбисе вафат була.
– Бик яшьли – 53 яшендә китте ул арабыздан. Аңа кадәр көрәштә гел җиңелеп килә идем. Ул көнне йоклар алдыннан, әби, бу юлы синең хакка җиңәм мин, дип уйлап яттым. Һәм җиңдем. 3 нче урында калсам да, минем өчен бик зур җиңү булды ул. Әле дә исемдә: бүләккә ике видеокассета биргәннәр иде, – дип искә ала Данир.
Шуннан әкрен-әкрен келәмне яуларга керешә егет. Иң зур терәге әтисе була. Көрәш белән дә ул әтисе теләгәнгә шөгыльләнә башлый.
– Үзем теләмәсәм, көрәшмәс идем, билгеле. Теләп йөрдем. Ә әти гел янымда булды. Ярышларга барырга автобус бирмәсәләр, бөтен команданы машинасына төяп булса да алып бара иде, – ди артист.
Үсмерләр арасында көрәшеп, байтак кына титуллар да җыярга өлгерә. Иң зурларыннан үсмерләр арасында Татарстан беренчелеген һәм Татарстанның Беренче Президенты кубогын отуын, спорт остасына кандидат булуын искә алды ул. Чиләбедә узган Федераль Сабан туеннан да батыр исеме яулап һәм ул чакта яңа гына чыга башлаган ЖК-телевизор отып кайта Данир.
2005 елда Муса Җәлил истәлегенә узучы көрәш турнирында катнашып, 3 нче урынны алуын да яхшы хәтерли. Бу аның ирләр арасында тәүге тапкыр бил алышуы була.
– Ул чакта беренче курста укый идем. Әллә ике спорт остасын җиңдем мин анда. Миңа – 18, көндәшләремә – 23–25 яшь… Муса Җәлил истәлегенә узучы көрәш ярышы – электән бик зур турнир инде ул. Финалда җиңелсәм дә, үземнән күпкә олырак көрәшчеләрне җиңеп, шундый зур турнирда өченче урында калуыма бик сөендем. Өстәвенә бүләккә микродулкынлы мич тә бирделәр, – ди Данир.
Өйләнгәнче бил алышып, ахыр чиктә сәнгать юлын сайласа да, көрәшкә рәхмәтле ул бүген. Дисциплина тәрбияләгәне, җиңүен дә, җиңелүләрен дә кабул итәргә өйрәткәне өчен рәхмәтле.
– Бил сиздерсә дә, көрәшкәнемә үкенмим. Без бит балачактан Балтач батырлары Айдар абый Хәйретдинов, Ранил Габдрахманов, Чаллыдан Айрат абый Гыйлаев көрәшкәнгә сокланып, алар кебек булырга тырышып үстек. Инде күптәннән утырып бер көрәш карыйсы килеп йөри. Вакыт кына табып булмый. Әле, ялгышмасам, өченче ел көрәшеп караган идем. Гел өметсез түгел, гәүдә хәтерли икән, – ди юморист.
Данирдан батырлык турында да сорадык. Бу төшенчәне ул менә ничек аңлый икән:
– Батырлык ул – бер сугып аудара алган чакта да үзеңне кулда тоту, сүз белән аңлата алган чакта көчеңне тыеп тора алу.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/02/104844/