—Ничек инде син китәсең, ничек инде син китәсең ди?.. — Айгөлнең елап карлыккан тавышы калтыранып чыкты, ул стаканнан су эчәргә тырышып карады, ләкин төшереп җибәрде.  

Стакан ватыклары идәнгә сибелде, хатын чарасызлыктан нишләргә белми, утыргычка утырды һәм куллары белән битен каплап, янә үксеп-үксеп елап җибәрде. Данил тыныч булырга тырышып, себерке алды һәм стакан ватыкларын җыя башлады.
—Айгөл, зинһар, үзеңне кулга ал. Китәргә кирәк икән, китәм. Мин бит Ватанны сакларга ант иткән кеше. Барысы да яхшы буласына ышаныйк. Тиздән кайтырмын, Ходай насыйп итсә, — ир тавышы тыныч һәм Айгөлне тынычландырырлык булып чыксын өчен бөтен көчен салды.
—Ә мин… Мин нишлим? Мин ничек яшим синсез?!
—Әле карточкаларда җитәрлек акча бар… Тиздән безгә түләрләр дә әле дип ышанам. Акчабыз элеккедән күбрәк тә булыр әле! Илгиз мәктәпкә үзе йөри ала инде. Инсафны гына сиңа көн саен балалар бакчасына илтү авыррак булыр… Ярый, ул көн саен бакчага йөрмәсә дә була. Бик җиңел булмас инде, Айгөлем, түзәрсең…
—Мин авырлыктан куркаммени! Акчасы да чукынып китсен! Миңа бит син кирәк, Данииил!
Айгөл учларын битеннән алып, иренә бакты. Ярым елмаеп сөйләшергә тырышса да, Данилның коңгырт күзләрендә сагыш сизелә, соңгы ике көн эчендә тартылып та киткән кебек. Шулкадәр якын, шулкадәр кадерле йөз чалымнары… Аны көн саен күреп тормагач, ничек яшәр соң ул? Ул бит аның эштән кайтканын да сагынып, зарыгып көтә иде… Хатынның ирен җибәрмәс өчен аның аякларына сарыласы, идәнгә тәгәрәп елыйсы килде. Ләкин ул үзен кулга алып, күз яшьләрен сөртте.
—Ярар, Данил, син бит беләсең инде мине, гел шундый эмоциональ булдым. Курыкма, мин җебеп төшмәм, барысы да яхшы булыр. Безнең өчен кайгырма, үзеңне сакла, берүк исән кайт.
—Әлбәттә мин сине беләм, батыр, кыю, уңган хатыным минем, — Данил Айгөлне кысып кочаклады һәм озак кына ычкындырмый торды.


…Озату тантанасында да алар, мөгаен, иң озак кочаклашып торучылар булгандыр. Күпме “батыр” булырга тырышса да, Айгөл янә күз яшьләрен тыя алмады. Данилның күкрәгенә битен каплап, тавышсыз гына үкседе. Монда елаучылар күп иде. Яннарында гына күршеләре Асия күз яшьләрен түгә, ул да ирен озата. Кемдер гармун уйнап җибәрде, шаяртырга тырышучылар да табылды.
Данил берәм-берәм балаларын күкрәгенә кысты. 8 яшьлек Илгиз еламаска тырышып, иреннәрен кыскан, “гаилә башлыгы” булып кала бит. 5 яшьлек Инсаф әнисен биленнән кочаклаган да, күзләрен зур ачып, тирә-якны күзәтә. 2 яшьлек Алина Айгөлнең беләгенә утырып, бер кулы белән аның муенын кочкан да, бөдрә чәчле башын боргалый, “әттә титә, әттә титә” дип сөйләнеп куя үзе.


…“Бу төш кенәдер, бу төш кенәдер, — дип уйлады тәмам арыган Айгөл шул кичне башын мендәргә салганда. — Менә уянам да, Данилым янымда булыр…” Ләкин алда Данилсыз иртәләр әле күп иде…

—Ярый әле син бар, күрше, рәхмәт инде сиңа, — дип сөйләнде Айгөл Асиягә чәй ясый-ясый. — Күпме ярдәм итәсең! Инсафны бакчага иткәндә Алинаны карап торасың. Балаларны синдә ничә тапкыр калдырып торганым бар!
—Әй лә, Айгөл, миңа авыр түгел. Балаларың — алтын кебек, — дип елмайды Асия. — Минем Айдар өчен дә юаныч, үзенең энекәшләре-сеңлекәшләре юк бит. Нигә бер генә бала таптым икән? Синең кебек бер-бер артлы өчне табасы булган…
—Утырыр идек бүген икәү бер көтү бала белән!
Күршеләр көлешеп алды. Сөйләшә-сөйләшә чәй эчтеләр. Ирләре киткәнгә инде бер айга якын вакыт үтте. Йөрәктәге сагыш беркая китмәсә дә, тормыш бер юнәлешкә кереп китте бераз. Көн саен кичтән яңалыклар карыйлар, сирәк кенә булса да ирләре белән телефоннан сөйләшәләр. Данил инде хәрби гамәлләр урынында булырга өлгерде, җиңелчә контузияләнде.
—Яңалыклар башлана, тавышын ачарга кирәк, — дип, Айгөл телевизорга якынрак утырды.
Асиянең шул вакыт мобиль телефоны шалтырады һәм ул икенче бүлмәгә чыкты. Аз гына вакыттан ул Айгөлнең көчле кычкырып җибәргәненнән сискәнеп китте.
—Ни булды? Ник кычкырасың? — Асия күршесе янына йөгереп килде. — Нәрсә ишеттең?
—Ишеттем! Ишеттем! Өч балалы әтиләрне кайтаралар! — Айгөл шашкан кешедәй көлә-көлә елый иде.

…Соңгы өч көндә военкоматта Айгөлне таный башладылар инде.
—Сеңлем, ник йөрисең син көн дә монда? Кайтырга тиеш кеше кайтыр, борчылма, — арыган комиссар кулъяулыгы белән маңгаен сөртте. — Иртәгә тиешле боерык тиешле шәһәргә китәчәк.
—Юк, мин үзем илтәм! Мин — аның законлы хатыны, хакым бар! — Айгөл үзенең “батыр, кыю” булуы турында исенә төшерде.

…Яшь майор кочаклашып аерыла алмаган Данил белән Айгөлгә карап, көлеп җибәрде.
—Декабрист хатыннарын да мин нәкъ шулай күз алдына китерә идем. Хатыныңны сакла, Дәүләтов, мондый көрәшче хатыннар булганда безне беркем дә җиңә алмас!

…Алар өйләренә караңгы төшкәч кенә кайтып керде. Айгөл Асиянең ишек төймәсенә басты.
—Саумы, Асия!
—Саумы, Данил… Исән-сау кайтуыңа шатмын… — күрше хатын елмаерга тырышса да, булдыра алмады, тизрәк күзләрен читкә алып, фатир эченә юнәлде.
—Балалар, әтиегез белән әниегез кайтты…

Данил белән Айгөлнең кич буе сөйләшеп сүзләре бетмәде.
—Бәхетлеме инде син, Айгөлем? — ир хатынының алтынсу чәчләреннән сыйпады.
—Бәхетле дә… Асиянең күзләренә карарга гына уңайсыз!
—Аңлыйм… — дип көрсенеп куйды Данил. — Ходай насыйп итеп, күрше дә кайтыр әле…
“Шулай, шулай…” — дигәндәй көзге салкын яңгыр фатир тәрәзләрен чиртте…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-02-17/iremne-kaytarygyz-3146858

Бәйле