Олимпия чемпионы икенче тапкыр инсульт кичергән

Олимпия чемпионы Роман Костомаров Коммунаркада хастаханәдә дәвалана, аңа икенче тапкыр инсульт булган.

«Баш миенә икенче тапкыр кан сауган, хәле авыр», – дигән агентлыкка әңгәмәдәше.

Исегезгә төшерәбез: гыйнвар аенда Костомаров пневмония белән Мәскәүдә реанимациягә эләккән иде. Хәле начараю сәбәпле, медикларга спортчының табанын һәм ике кулының бармакларын кисәргә туры килгән. Алдагы көнне фигуристның баш миенең чиреге зарарлануы, шулай ук сепсис аркасында менингит башлануы билгеле булган.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/02/105612/

Бәйле