Әнвәр Нургалиев: «Әти-әнигә күбрәк игътибар бирәсе калган икән дип үкенәм»

Ир-егеткә хас сыйфатлар, хатын-кыз тамашачы җырчысы булу кыенлыклары һәм өстенлекләре, тормыштагы казанышлар һәм үкенечләр турында Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев белән сөйләштек.

 Иратка хас төп өч сыйфат нинди?

– Ныклык, намуслы булу, тәртип. Бу сыйфатларны егетләрдә армия тәрбияли. Чөнки армия – үсмер чак белән ир-егет арасындагы чик ул. Хәзер күпчелек яшьләрдә әнә шушы күчеш чоры булмый. Шуңа күрә аларга мөстәкыйль тормышка күчү авыргарак бирелә.

— Элек армиядә булмаган егетне егеткә дә санамаганнар. Аннары армиядән котылып кала алганнар егет булып йөрде. Хәзер дөнья кай якка үзгәрде?

– Хәзер вазгыять элеккеге эзенә кайта. Заман үзгәрде, яклаучы, сакчы дигән төшенчәләр алгы планга чыкты. Юкса ир кешедә гаиләне яклаучы дигән нәрсә дә юкка чыга язды. Алгы планга хатын-кыз чыкты. Ул – тормышны алып баручы да, дөнья йөген тартучы да, табучы да, яклаучы да. Алай булырга тиеш түгел.

 Мобилизация гаиләгезгә кагылдымы?

– Апамның улы хәрби юлны сайлаган иде. Ул инде 20 ел хәрби хезмәттә. Сүз уңаеннан: мин «контрактник» дигән сүзне яратмыйм. Хәрби ул – хәрби инде. «Контракт» сүзе хәрбинең сыйфатын төшерә кебек. Энемнең махсус операциядә катнашуына тиздән бер ел була. Әлбәттә, безнең гаиләгә дә кагылды, башка гаиләләргә дә. Нишлисең бит. Борчылып та, өметләнеп тә көтәбез.

 Син ул хакта махсус җыр да иҗат иттең бугай.

– Марат Кәбиров сүзләренә Айдар Тимербаев иҗат иткән «Озату» җырын күпләр мобилизациягә багышланган дип кабул итте. Әмма анда төп фикер: авыр вакытта кешелеклек һәм мәхәббәт хисләренең сыналуы. Чыннан да сыналыр чакта яшибез бит. Элек без бүгенге көнне, шушы көндәге һәр мизгелне, бер-береңне кадерләргә кирәклекне аңламаганбыз. Хисләр вакланган, юктан тавыш чыккан, дигәндәй. Ил белән авырлык күтәргәндә кыйммәтләр дә үзгәрә. Мобилизация иргә – хатынны, балаларны кадерләргә, хатынга ирне хакларга кирәклекне күрсәтте. Боларны матур сүз дип кабул итмәгез, үзем кичергәнне әйтәм. Мәсәлән, апамның улы – энекәшем белән тыныч вакытта сирәк сөйләшә идек. Язышу, шалтыратышу юк иде диярлек. Махсус операциягә китәсен белгәч, иң беренче үзем шалтыраттым. Ул да, абый, мин үзем дә сиңа шалтыратырга уйлаган идем, ди. Үзеннән-үзе якынайдык. Мин аның һәр адымын белергә тырышам. Кайтса, каршы алам, кирәк әйберләрен төяп җибәрәм. Беренче ялына кайтканда зур колонна ясап озаттык. Шунда да кешеләр бик күп начар сүзләр яздылар. Кеше нәрсә уйлыйсы килсә, шуны уйласын, әмма энекәш миңа кадерле һәм мин аңа хәлемнән килгәнчә ярдәм итәчәкмен. Дөрес, ул бер нәрсә сөйләми. Әмма күп нәрсәне  интонациясеннән дә аңлап була. Мобилизациягә эләккән башка кешеләр өчен дә борчылам. Алар миңа барысы да энекәшем кебек. Егетләрнең асыллары китте, әмма күбесе ныгып өлгермәде. Безнең Рөстәм ул яктан – чын хәрби. Минем аңа, әйдә кайтарырга тырышып карыйк, дип тә әйткәнем булды. Хәтта тыңлап та тормады. Бу темага башка сөйләшмибез, диде. Шундый чын хәрбиләрдә бөтен өмет.

 Үзеңне хатынкызлар җырчысы дип әйтсәләркимсетмиме?

– Юк, әлбәттә! Җыр бит ул хисләрне уята, ниндидер хатирәләрне искә төшерә. Ә хатын-кыз ирләргә караганда хисчәнрәк, шуңа күрә музыка да аларга күбрәк якынрактыр. Аннан соң ирләр яшьтән үк хатын-кыз игътибарын җәлеп итәргә тырыша: ниндидер гамәлләр кыла, җырлый, ниһаять! Без гомер-гомергә гүзәл затның игътибарын яуларга тырышабыз. Дөрес, монда чикләрне узмаска кирәк барыбер. Әйтик, хатын-кыз игътибары ир затына комачауламаса да, аны өйдә көткән хатынына ошап бетмәскә мөмкин. Димәк, син хәләлеңә тагын да игътибарлырак булырга тиеш.

Хатын-кыз җырчысы булуның үз кыенлыклары да бар аның (көлә. – Ред.). Урамда тезе чыккан трико белән йөри алмыйсың. Сәхнәдә генә түгел, тормышта да үрнәк булырга тырышасың. Хәер, тормышта – бер, сәхнәдә икенче төрле булып та булмый инде ул.

 Татар эстрадасының төп үзенчәлеге нәрсәдәУл нинди сыйфатларны яратакайсыларын яратмый?

– Кемгәдер сәхнәдә сүгенеп җибәрсә дә килешә, кемдер ялгыш бер сүз ычкындырса да, аны гафу итмәскә мөмкиннәр. Бездә сәхнәгә нинди образ белән килеп керәсең, ахыргача шулай барырга кирәк. Әйтик, менә миңа җиңелчә генә тәртипсезлек тә гафу ителми. Әнвәр акылсыз икән, начар икән, дип шундук «элеп» алалар. Димәк миңа кысалардан чыгарга ярамый. Миңа хайп та килешми. Хәтта комментарийларга усалрак җавап бирергә дә ярамый. Ә кемгәдер ул гафу ителә. Димәк, минем тамашачым консервативрак. Гомумән, татар эстрадасы тамашачысы консервативрак дип әйтергә була. Шуңа күрә эстрада да ниндидер бер кысада тора. Мин моны начар дип әйтмим, бәлки, ул яхшырактыр да әле. Мәскәү белән чагыштырсак инде.

Тамашачы дигәннән. Шәһәр белән шәһәр тамашачысы да аерыла. Бу – шәхсән минем күзәтүләрем. Әйтик, Казан тамашачысы ул лаеклы бәясен бирә. Мәскәүлеләр дә шундый, ләкин анда тамашачы концертны утырып кына карамый, алар туарылып китәргә дә мөмкин. Казан тамашачысы ул әле кабул иткәнче сыный. Ә инде яратса, гомерлеккә ярата. Уфа тамашачысы исә киң күңеллелеге белән кабул итә. Азрак кимчелегең булса да, гафу итә. Киң күңеллерәк дип әйтсәк тә буладыр. Ләкин бу тамашачыны аеру түгел, бу – кызыклы күзәтүләр генә. Мин барлык тамашачымны да хөрмәт итәм, яратам.

  Репертуар яшь белән бергә үзгәрәме?

– Репертуардан бигрәк, аңа салынган фикер (посыл) үзгәрә. Бер үк җырны әллә ничә төрле башкарып була. Тормыш тәҗрибәсе арткан саен, сүзләргә икенчерәк мәгънә салырга мөмкин. Әйтик, «Җылы сүзләр» җырын төрле кеше төрлечә кабул итә. Мин аны әни вафатыннан соң яздым. Безгә төрле сүзләр ишеттерделәр, хурлаучылар, чир таратучылар, дип гаепләүчеләр дә булды. Шуннан соң: «Сезнең бер дә җылы сүзегез юкмыни соң?» –  дип җырладым мин аны. Кайвакыт исә елмаеп, җиңелчә генә башкарам. Концерт белән концерт та аерылырга мөмкин. Казанда куйган беренче концертымда күбрәк хисләр өстенлек алган булса, хәзер инде дөньяга караш та, күңел халәте дә икенче.

 Булдыҗитәрэстрададан китәм, дип әйтәсе килгән чаклар буламы?

–  15 ел элек шундый халәтне кичердем. «Арыдым», – дип зарлана идем. «Миннән булмый», – дип әйтә идем. Пандемия килеп чыкты да, бөтен нәрсә туктап калды. Зарланырга ярамый, шөкер итәргә кирәк икән. Ходай барысын тигезли. Хәзер күбрәк өйдә буласым килә. Әлбәттә, концертлар да куясы килә, мин аннан башка яши алмыйм инде, әмма якыннарыма күбрәк вакыт калдырасым килә. Үз юлымны тапканмын икән, монда хатынымның да өлеше бик зур. Ул миңа ышанды һәм көч биреп торды.

 Ират җырлап кына тормыш алып бара алмыйдыр инде ултагын нинди һөнәршөгыльләрең бар?

– Эстрадага кадәр төзелеш бизнесында идем, шул өлкәдән калган шөгыльләрем бар. Төзелештән кергән акчамны «Барс-медиа»га салып, җырымны раскруткага биргән идем. Хәзер башка шөгыльләр үзләштерергә вакытым да юк инде. Җыр юнәлешендә эшлим, өйрәнәм, яхшы җиһазлар алам. Тамашачының төп таләбе – сыйфат. Ул шулай булырга тиеш тә.

 Халык белмәгән нинди талантың бар?

– Талант түгел инде ул, шөгыльләрем бар. Бакчачылык белән кызыксынып киттем. Кая барсам да, тарихи биналар карарга яратам. Элеккеге җиһазлар, төрле эшләнмәләр туплый башладым. Ихатамда бер милли почмак оештырасым килә. Анда әниемнең орчыклары, күчагасы, табагачы, җилпучы, суккан паласлары бар.

Соңгы вакытта юкка чыгып барган авылларны барлый башладым. Бу җәйдә Хәния Фәрхи, Хәмдүнә Тимергалиева туган авылларны барып күрәсем килә. Соңгы вакытта Хәмдүнә апа онытылып бара шикелле. Ул бит – феноменаль җырчы. Нинди тавыш, нинди энергетика иде аңарда. Мин Хәмдүнә апаның «Җырчы сагышы» дигән җырын шаккатып тыңлаган идем. Ул бит үзе бер чор! Телефонымда Хәния апа, Хәмдүнә апаларның язмалары саклана, кайчак кабызып, тыңлап алам. Моңсу булып китә.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/02/105691/

Бәйле