“Хәрби әтиләр өчен социаль гарантияләр булдыруны хуплыйбыз”

Махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләрен ярдәмсез калмаячак.

Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасында бу мәсьәләгә аерым игътибар бирелде. Хәрби операциядә һәлак булганнарның гаиләләренә, ветераннарга ярдәм итү буенча махсус дәүләт фондын булдырылачак. Ватанны саклаучыларның тормышын җайлау өчен чаралар күреләчәк. Белгечләр фикеренчә, заманында Әфганстанда һәм Төньяк Кавказда булып кайткан хәрбиләр үзләрен кирәк булмаган кешеләр дип хис итте. Социаль яклау чаралары әнә шундый хәлләргә юл куймас өчен дә кирәк.

Татарстан Әтиләр берлеге рәисе урынбасары Әмир Мамин фикеренчә, боларның барысы бик файдалы һәм урынлы карарлар. “Россия Президенты Владимир Путиннның Юлламада, Кораллы Көчләрдә хезмәт иткән әтиләр, кардәшләрнең барысына да ярдәм булачак, дип әйтүе безне бик сөендерде.Шулай ук аларга хәрби операциядән соң да белемен күтәрү мөмкинлеге булуы да бик яхшы карар. Президентның фикерләрен хуплыйбыз», – диде Әмир Мамин.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/02/105718/

Бәйле