Мәскәү үзәгендә янгын нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны арткан

Мәскәү үзәгендә янгын нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны җиде кешегә кадәр арткан.

«Хастаханәгә китерелгән хатын-кыз үлде, үлүчеләр саны җиде кешегә кадәр артты», — дип яза ведомство.
Зыян күрүчеләр саны 11 кешегә кадәр арткан. Шул исәптән ике бала да үлгән.

Янгын кичә кич Мәскәүнең Халыкара урамында булган. Янгын 16 катлы кунакханәнең бишенче катында башланды.
«Кркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Кунакханә хуҗаларына ун елга кадәр төрмә яный.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/02/105682/

Бәйле