Блогер Равил Закиров гаиләсендә – фаҗига [видео]

-- Лейла

Үз блогында чын авыл тормышын күрсәтеп баручы блогерның җизнәсе Ирек күңелсез хәлгә тарыган. Равил Закировның бертуганы Равиләнең тормыш иптәше Ирекнең машинасы башта шартлаган, аннары яна башлаган. Ир-ат үзе дә машинада булган.

– Җизнине Ходай саклаган! Бик куркыныч булган ул! Бара торган машина шартлаган, бөтен тәрәзәләрен очырган, аннары көчле янгын чыккан. Ирек җизнинең куллары янган. Аллаһка мең шөкер, исән-сау! Равилә янында әниебез, бер-берсенә терәк алар, — дип сөйли авыл блогеры.

Бәйле