Гөлназ Шәрипҗанованың ачуын чыгарганнар [видео]

-- Лейла

Шушы көннәрдә Казанда “Сәйдәш” үзәгендә ТМТВ каналының “БАЛАЛАР ПРЕМИЯСЕ 2023” тантанасы узды. Бәйрәмдә җырчылар Гөлназ белән Илсур Шәрипҗановлар балалары белән чыгыш ясаганнар. Тик артистларны «сабыйларына игътибар да итмәделәр, үзләрен генә карадылар» дип, гаепләгәннәр.

– Минем турында теләсә-нәрсә язуга күнектем инде! Әмма балалар турында сүз чыкса, мин эндәшмичә кала алмыйм! Үз балаларыгызны карагыз, кеше тикшерүдән туктагыз! Мин горурланам алар белән, шундый олы сәхнәгә чыгып, дәрәҗәле чарада чыгыш ясадылар, — дип сөйли Гөлназ Шәрипҗанова.

Бәйле