Казан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хатын-кызның алтынчы кат тәрәзәсеннән егылып төшүе турындагы шаккатыргыч видеога ачыклык керттеләр. Хатынның егылу мизгеле күзәтү камерасына эләккән һәм социаль челтәләрдә таралган иде.
Ведомствода әлеге хәлнең Рәшит Ваһапов урамындагы бер йортта булуын хәбәр иттеләр. Казанда яшәүче 42 яшьлек хатын-кыз ишек ябылу сәбәпле, бүлмәдә бикләнеп калган.
Ул балкон тәрәзәсе аша урамга чыгарга булган һәм кар көртенә егылып төшкән. Хатын төшкәч, берни булмагандай торган һәм подъездга кереп киткән.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/02/105864/