«Без аның белән туганлашып беттек»

Бәйрәм көннәрендә Филүс Каһиров якташы Артур Хәсәнов турында сөйләгән.

Ватанны саклаучылар көнендә Татарстанда «Барысы да Җиңү өчен!» телевизион марафонына «Болгар радиосы» студиясеннән Татарстанның халык артисты Филүс Каһиров та кушылган.

Радио алып баручылары Филүстән аның «Киек каз юллары»н башкарып танылган, әлеге вакытта хәрби операциядә булган Артур Хәсәнов турында да сорашкан. «Барыбызны да дулкынландырган җыр – «Киек каз юллары»н башка кеше башкаруында ишеткәч нинди хис туды?» – дип сорау биргәннәр алар җырчыга.

«Шатлык хисе туды. Якташым Артур Хәсәнов тавышын ишеткәч, горурлык хисе туды. Кемдер синең җырыңны ишетеп алып җырлый икән, бу бит инде – үзе зур бәхет дигән сүз. Димәк, син үз эшеңне юкка гына башкармыйсың. Җырчы, аның авторлары бәхетле җыр җырланганда», – дигән ул.

Филүс Артур белән даими элемтәдә булуын да әйткән. «Артур белән көн саен аралашып торабыз. Бу вакыт эчендә туганлашып беттек. Көн саен диярлек шалтырата, сөйләшәбез, хәлләрен белешәм. Ул минекен белешә. Без хәзер аның белән абыйлы-энеле кебек. Артурның хәлләре яхшы, Аллаһка шөкер», – дигән Филүс.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-02-25/bez-any-bel-n-tuganlashyp-bettek-3156432

Бәйле