Татарстанда коточкыч фаҗига: 10 яшьлек мәктәп укучысы һәлак

Фаҗига Тәтеш районында булган. Анда 10 яшьлек укучы хуҗасыз канализация коесына егылып һәлак булган. Малайның гәүдәсен кое төбендә 22 нче февральдә кичке сәгать уннар тирәсендә тапканнар.

Җирле халык сөйләвенчә, дәрес тәмамланганнан соң малай әнисенә тиздән өйдә булачагын хәбәр иткән. Шуннан соң бала шалтыратуларга җавап бирми башлый, һәм әти-әнисе эзләүгә керешә. Малайны эзләргә Тәтеш халкы һәм җирле полиция чыккан.

Кич белән аның гәүдәсе иске кое төбендә табылган, аны халык канализация чокыры сыйфатында кулланган.

Тәтеш халкы билгеләп үтүенчә, шәһәрдә хуҗасыз коелар бик күп, аларның күбесендә инде күптән люклар юк, дип чиновникларга инде берничә тапкыр белдергәннәр.

Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин җинаять эшен тикшерүне шәхси контроленә алды.

чыганак:

Бәйле